Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәрдек – кабатланмас гүзәл почмак-3 (+фоторепортаж)

Китапханә эшчәнлеге белән таныштырып, Флүзия Лотфуллина үзенең китаплар иленә алып кереп китте.

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, Флүзия Мансур кызы тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Хезмәтен яратып башкаруы аның китапханәгә булган мөнәсәбәтеннән үк сизелә.

Китапханә эшчәнлеге белән таныштырып, ул үзенең китаплар иленә алып кереп китте. Биредә тәмле китап исе чыккан. Бер почмагында авыл халкыннан тупланган элеккеге экспонатлардан музей булдырып җибәргәннәр. – Китапханәбезнең 208 укучысы бар, авылда яшәүчеләр саныннан бу күбрәк, чөнки җәен каникулга кайткан балалар да бездән китап-журналлар алырга бик яратып йөриләр. Китапларны үзәк китапханәдән елына 3-4 тапкыр бирәләр, аны авыл халкы да көтеп ала. Вакытлы матбугатның 12 төре бар бездә. Бигрәк тә өлкән яшьтәге авылдашларыбыз укый аларны, чөнки пенсияләре аз булу сәбәпле үзләренә яздыра алмыйлар. Китапханәгә йөрүчеләр белән төрле акция, конкурсларда катнашып киләбез. «Туган телем, моңлы телем» бәйгесендә Ризәлә Лотфуллина икенче урынга лаек булды. «Аһ, юбилей, юбилей» конкурсында Нәргизә Гайнуллина шулай ук икенче булды, – ди үз эшенең чын остасы булган Флүзия.

Клубның бер почмагында урын алган медпункт та инде яңа түгел. Бүгенге көндә авыл халкына Лилия Гайнуллина хезмәт күрсәтә. Лилия башта Пыжмара ФАПында, Чепья амбулаториясендә хезмәт куйган һәм 8 ай элек Сәрдек пунктында эшли башлаган. Пунктка өлкән буын кешеләре күбрәк мөрәҗәгать итә, ди Лилия.

Өлкән кешеләр турында сүз кереп киткәч, авылның иң өлкәннәре белән дә таныштырып үтәсе килә, алар Әлфия Гарифуллина белән Нурзада Зәкиев. Икесе дә гомер буе тырышып хезмәт куеп, бүгенге көндә кадерле картлыкта гомер итүчеләр.

Рәйхана ханым белән инде хәзер авылдашларына әйләнгән сәрдеклеләр турында да сөйләшеп алдык.

– Сәрдектә тыныч, сабыр халык яши. Көнчелек дигән әйбер юк аларда. Мин килен булып килгән елларда авыл искерәк иде, хәзер инде шушы утыз елдан артык вакыт эчендә яңа йортлар салынды, элеккегеләре матур итеп төзекләндерелде, юллар түшәлде, мәчеттә имам һәм абыстай тарафыннан көчле эш алып барылып, авыл халкы дингә тартылды. Әлеге авылда талантлы, матур кешеләр яши, – дип яратып, Сәрдек авылы турында фикерләрен әйтеп узды Рәйхана Низамова.

Язмамның башында халыкны өйләреннән тартып чыгара торган учаклар дип әйтеп узган идем, бүген аның берсе – мәдәният йорты белән китапханә эшчәнлегенә тулырак тукталып үтсәм, киләсе саннарыбызда инде сез икенче учак белән дә таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният