Шеңшеңәр кырларына агитбригада чыкты (фото)
Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре матур гына башлангыч алды.
Иген уңышы өчен көрәштә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә.
Урып-җыю компаниясе чорында Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәреннән торган агитбригада басуларда механизаторлар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый.
Шушы көннәрдә «Маяк»ның тырыш, уңган егетләренә көч, дәрман өстәп матур җырлар, биюләр башкарылды. Механизаторлар төшке ял вакытында концерт карап, күңелләренә ял алды, чыгышларны бик яратып кабул иттеләр һәм рәхмәт әйтеп калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев