Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шеңшеңәрдә балалар Сабан туен гөрләттеләр (фото)

Ричард исемле ап-ак йомшак аюның килүе ямь өстенә ямь өстәп бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.

"9 июль көнне балаларыбызны, оныкларыбызны сөендереп Сабантуй үткәргән өчен барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Җирлегебездәге гап-гади ир-егетлэребезнең бердәй якты күңелле булуларына сөендек. Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә тыныч мул тормыш, сәламәт озын гомер насыйп булсын. Бөтен теләкләрегез тормышка ашсын, Аллахы Тәгалә сезне ярдменнән ташламасын, — дип күңелле Сабантуй бәйрәме турында хәбәр итә Зәйтүнә Габделхакова Шеңшеңәр авылыннан.

Чыннан да, Шеңшеңәр авылы егетләре Зәкиев Илнур, Гыйззәтуллин Ранил, Радик, Радил, Шафигуллин Раил, Мөхәммәдиев Рөстәм иганәчелеге белән үткәрелгән бәйрәм барлык балаларның да күңелләренә хуш килде.

Бәйрәмдә милли уеннар уйнаудан тыш, батутта сикерү, поп-корн, баллы мамык, пылау, коймак белән чәйне балалар бушка рәхәтләнеп авыз иттеләр. Бер генә бала да читтә калмады, уеннарда катнашып бүләкләр алды.

Ә инде Ричард исемле ап-ак йомшак аюның килүе ямь өстенә ямь өстәп бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.

Әлеге бәйрәмне оештырып Шеңшеңәр, Ор, Смәел авылы балаларын шатландырган ир-егетләргә барлык әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Зөлфия Галиева,

Шеңшеңәр авыл китарханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев