Сез кабызган утның яктысы — безнең гомернең дә балкышы...
Музейга килеп керүгә үк уң якта Равил Фәхретдиновның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган стендлар каршы ала.
Быел газетабыз битләрендә «Күптөрле мәдәният — халыклар дуслыгы нигезе» дигән проектыбыз ярдәмендә районыбыздагы төрле музейларның эшчәнлеге белән танышып, сезгә — яраткан укучыларыбызга да аларның тарихын, бай архивын һәм экспонатларын язмаларыбыз аша җиткердек. Бүген без сезне Балтач мәктәбенең тарих музее белән таныштырып үтәргә телибез. Ун елдан артык эшләп килүче әлеге музейда галим, профессорларның тормыш юллары турында да, әби-бабаларыбыз кулланган элеккеге көнкүреш кораллары белән дә, СССР чорындагы өс һәм аяк киемнәре белән дә танышырга мөмкин. Ә инде иң зур байлык булып, мөгаен, һәрбер буынны бәйләгән истәлекләрнең саклануыдыр.
Карап торышка бер кечкенә генә бүлмә. Музейга килеп керүгә үк уң якта Равил Фәхретдиновның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган стендлар каршы ала. Галимнең кул сәгатьләре, шәхси әйберләре урын алган. Нәкъ уртада әби-бабаларыбыз чорын хәтерләтүче экспонатлар урнашкан. Алар янына килгәч, Фәрзи Гыймадиевичның портретына күз төшә. Ике дистә елдан артык мәктәп белән җитәкчелек иткән тарихи шәхес еллар аша сиңа карап тора сыман. Сул кул якта мәктәпнең 1927 елдан башланган тарихы китап битләре кебек итеп эшләнгән стендларга барланган. Аларның һәрберсе астында альбомнар, районыбыз язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары урнаштырылган. Тагын әзрәк баргач, янәдән бер галим — Габделфәрт Вәлиевның тормыш һәм хезмәт юлы каршы ала. Аның белән янәшә үк Әхмәт Мазһаровның бүгенгәчә алынган исем-нәре, дәүләт бүләкләре күзне иркәли. Биредәге бай тарихтан аерылып, Руфия Әдһамовнадан музейның кайчан эшли башлавы турында кызыксындым. Балтач урта мәктәбендә озак еллар эшләүче хөрмәтле укытучы һәрбер стенд, һәрбер шәхес турында тасвирлап сөйләде:
— Гомумән алып карасак, бездә моңарчы да музей бар иде. 70нче елларда мәктәбебезнең тарих укытучысы, атаклы шәхес Рөстәм ага Алиев шактый бай материал туплаган булган. Илсур Мансурович директор булып эшләгән чорда безнең мәктәптә тормыш-көнкүреш, шушы мәктәпнең тарихын туп-лаган музей эшләп килә башлады. 2014 елда директор булып Гөлчәчәк Фидәилевна билгеләнде һәм ул бабасының (Фәрзи Гыймадиевич — З. Ф.) ике төп хыялын — мәктәпнең бөтен тарихын музейга туплау һәм китап бастыруны тормышка ашыру өстендә максатчан эшли башлады. Тик, нәрсәдән, ничек башларга дигән сораулар алдында калдык. Шушы вакытта безгә ярдәмгә Зөлфирә апа Камалова килде. Ул Равил Фәхретдиновның туганнары белән элемтәгә чыкты, аның шундый күп шәхси әйберләре бар, бәлки стендларны да ясарга булышырлар иде, әйдә, музейның бер стенасын шуңа багышлыйк әле, дип тәкъдим итте. Ләкин алай да бер кабинетны алып, анда җайлы гына музей эшләтеп җибәреп булмый бит әле, аның да үз тәртибе бар һәм бу вакытта безгә иң зур ярдәмне рәссам Таһир Ильясов күрсәтте. Аның шул юнәлештә укыганы да булган һәм ул безгә төсләр сайлашып, стеллажларны ничек урнаштырырга кирәклеген аңлатып, без музейның бер почмагын археолог, галим, безнең мәктәптә белем алган Равил Фәхретдиновка багышладык. Монда Рашит һәм Рафис Ильясовларның гаиләләре бик зур ярдәм итте. Шулай ук Равил абыйның ике улы, тормыш иптәше үзләрендә булган бөтен материалларны биреп, зур тырышлык күрсәтеп, шушындый нәтиҗәгә ирештек. 2017 елда мәктәпнең 90 еллыгы алдыннан без шушы почмакны рәсми төстә ачып җибәрдек. Аннан соң безгә Таһир Ильясов музейның стилен бертөрле итеп эшләргә тәкъдим итте. Без китап формасын алып, стендларның һәрберсенең башына кайсы еллар эшчәнлеге сурәтләнгәнен язып, шунда тарихи фактларны, ул чорда эшләгән кешеләрне тупладык. Һәрбер чорның үз яңалыгы булган бит инде аның. Элек-электән мәктәбебез белән бик көчле директорлар җитәкчелек иткән. Алар һәркайсы мәктәп тарихында үз эзен калдырган хөрмәтле шәхесләр булып торалар. Мәсәлән, Габделхак Закирович Кукмарадан килеп эшләгән. Аның төп максаты мәктәпне укыган, белемле кадрлар белән туплау була. Үз теләгәненә ирешү өчен ул читтән укытучылар кайтартып, укучыларга сыйфатлы белем бирүгә ирешә. Шулай ук ул эшләгән елларда тынлы оркестр оештырылып, балалар иртәнге физзарядканы оркестр уйнаган вакытта ясый торган булалар. Аннан соң мәктәптә 22 ел Фәрзи Гыймадиевич директор булып эшли. Шушы чор эчендә ул 22 укытучы һәм техник хезмәткәрләргә йорт салдырып бирүгә ирешә, иң беренче булып интернат ачтыра, 40 киловатлы электр станциясен эшләтеп җибәрә, производство укытуны кертә, шуның нигезендә укучылар төрле юнәлешләрдә хезмәт итә башлыйлар һәм иң зур ирешкән уңышы — республикада беренче булып һәрбер фәннең кабинетын булдырып, һәрбер дәрес үз кабинетында укылырга тиеш дигән төшенчәне беркетә. Уран Мостафович эшләгән чорда мәктәп беренче тапкыр республика күләмендәге зур нәтиҗәләре белән приз-лы урынга чыгып, автобус белән бүләкләнә, ВДНХга чакырыла. Вакыйф Мансурович директор булган елларда мәктәп бик зур үзгәреш кичерде — капиталь ремонт үткәрелде. Илсур Мансурович чорында зур яңалык керде, ул да булса, 10, 11 классларда профильле укыту. 2014 елдан Гөлчәчәк Фидәилевна эшли башлады. Ун ел эчендә мәктәптә шулай ук бик зур үзгәрешләр булды, бүгенге көндә дә Балтач урта мәктәбе замана белән бергә атлап эшли һәм яши.
Балтач мәктәбенең тарихына әйләнеп кайтсак, ул 1927 елдан башланып китә. Кемдер аңарчы уку булмаганмы әллә дип тә сорарга мөмкин, булган, ләкин аңарчы мәктәп бинасы булмаган. Тарихи язмаларда Галия абыстайның өендә укытканы билгеле. 1926-1927 елларда Балтач мәгариф идарәсе мөдире булып эшләгән Фәйзрахман Рамазанов мәктәп бинасы төзергә үз бакчасыннан җир бирә. Менә шуннан соң мәктәп салынып, мәктәп тарихы башланып китә дә.
Инде музеебыз белән таныштырып, андагы тагын бер шәхескә тукталып үтәсем килә, ул районыбыз тарихына зур өлеш керткән Бакый Зыятдинов. Бакый Шәймуллович «Сабакташлар» дигән китабында Балтач мәктәбе тарихын чагылдырган, без үз чиратыбызда әлеге шәхеснең исемен музеебызда мәңгеләштердек, — дип Руфия Әдһамовна кулына «Мәктәбемә карыйм чорлар аша» дигән китап алды. Бу мизгелдә аның тавышында ук горурлык хисе чагыла иде: «Мәгъсүм Абдулловичның „Сорнай“ китабын тәкъдир итү кичәсендә тыңлап утырдым да, шуның хәтле күп белгән, шуның хәтле мәгълүмат туплаган кеше нишләп Балтач мәктәбе тарихын язмаска тиеш, дип мөрәҗәгать иткән идем, Мәгъсүм Абдуллович шул идея белән янып китеп, „Мәктәбемә карыйм чорлар аша“ дигән китап бастырып чыгардык. Әлеге китапны эшләгән вакытта Ильмира Кузьминаның зур ярдәмен күрдек. Китапның соавторы булып мин үзем торам», диде. Гөлчәчәк Фидәилевна бабасының ике төп хыялын да тормышка ашыра алган бит дигән уй сызылып үтте шушы мизгелдә. Ә Руфия Әдһамовна музейда урын алган тарихи шәхесләр турында сөйләвен дәвам итте.
— Равил Фәхретдиновка багышлап почмак эшләгәнне белеп, галим Габделфәрт Вәлиевның туганнары безнең белән элемтәгә керде һәм мәрхүмнең туган көне көнне якыннары бергә җыелып кайтып, Габделфәрт абыйның исемен музеебызда мәңгеләш-терү өчен, аның турында булган бөтен мәгълүмат, шәхси әйберләрен биреп киттеләр.
Музеебызда зур урын алган тагын бер галимебез — ул Әхмәт Мазһаров. Әхмәт Мазһарович туган авылы Соснага кайтканда, мәктәбебезгә кермичә калмый һәм инде гел музейга куярга берәр шәхси әйберен дә алып кайта. Балалары, оныклары, туганнарын да белем алган мәктәбе һәм музей белән таныштырырга алып керә, — диде әңгәмәдәшем.
Язмамның башында музейның уртасында аның башлангыч вакыты урнаштырылуын ассызыклап узган идем. Биредә булган һәрнәрсәне укытучылар, укучылар белән бергәләп туплаганнар. Гәлүшләр, читекләр, ул заман укучыларының һәм укытучыларының өс киеме, парта, әлифба, ул чор укытучылары кулланган төрле җиһазлар һәм башка бик күп кенә экспонатлар... Ә инде бүгенге мәктәп тормышы, концертлар, төрле истәлекле чаралар электрон форматта сакланып, сенсорлы өстәлдән аларны зур экран аша карау мөмкинлеге дә булдырылган, чөнки бөтен әйберне дә стенага элеп бетерү мөмкин эш түгел.
Яңарыш кертү буенча да уй-планнары бар. Сугышка бәйле почмак булдырасылары килә. Анда Бөек Ватан сугышындагы фронтовиклар да, Әфган сугышында катнашучылар турындагы истәлекләр һәм, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядә булучылар хакында да мәгълүматлар тупланачак. Шулай ук Гөлчәчәк Фидәилевна бе-лән ул җитәкчелек иткән еллардагы яңалыклар, истәлекләрне туплап та бер почмак эшлисе килә, ди Руфия Әдһәмовна. Бу эшләр инде сүзләрдә генә түгел, җайлап эшләнә дә башлаган. Нәтиҗәсен дә озак көтмәбез дип ышанам.
Руфия Әдһамовна музейның кайсы гына почмагы турында сөйләсә дә, гел мактаулы шәхес, хөрмәтле укытучы Мәгъсүм Абдуллович Мөхәммәтҗановны искә алды. Чөнки биредәге бөтен материаллар, тарихи язмалар аяклы тарих Мәгъсүм Абдулловичтан алып тупланган. Әңгәмәдәшем бүгенге көндә дә әлеге хөрмәтле шәхес белән элемтәдә торып, аннан һәрчак ярдәм күрүләрен ассызыклап узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев