Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шода клубында артислар тулы заллар җыеп, концерт куйган

Шода авыл клубында “Үз илем, үз телем, газиз әти-әнием” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

Шода балалар бакчасы-башлангыч мәктәп коллективы һәрдаим авылдашларын концертлар белән куандырып тора. Шушы көннәрдә клубта “Үз илем, үз телем, газиз әти-әнием” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Укытучылар-тәрбиячеләр, балалар һәм авыл үзешчәннәренең китапханә, клуб коллективы белән берлектә уздырган концерты тулы зал белән үтте.

– Бик матур концерт карадык. Рәхмәт. Һәр чыгышны сокланып күзәттек. Безне бәйрәм көннәрендә куандырган өчен һәр укытучыга, тәрбиячегә, әниләргә, балаларга, клуб һәм китапханә коллективына рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телибез, – дип шалтыраталар Шода авылыннан.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Шода авылы