Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодага Мирхәйдәр Фәйзи кабат кайтты

Шушы көннәрдә Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи музеенда "Мирхәйдәр Фәйзи" портретының презентациясе үтте.

М.Фәйзи татар дөньясында драматург буларак танылган шәхес. Татар театры өчен пьесалар иҗат иткән. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра. 1891 елның 1 ноябрендә, Орск өязенең Күкшел авылында унберенче бала булып дөньяга килгән Мирхәйдәр Фәйзинең исеме, драматург, язучы, шагыйрь буларак, Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Гафури, Г. Камал исемнәре белән бер рәттә тора.
Балтач якларда тумаса да, Мирхәйдәр Фәйзи безнеке, дип горурланып сөйлибез. Чөнки саф мәхәббәткә дан җырлаган, кабатланмас "Галиябану"ы нәкъ менә гүзәл табигатьле Шода авылында языла. "Шода кебек мокаммәл авыл күреп күптән көткән бәхетемә юлыктым", дип яза ул истәлекләрендә . Ул шодалылылар хәтерендә үткен сүзле, аралашучан кеше булып саклана. Инде ул чорлардан ничә дистә еллар үткән, әмма аның эзләре, хатирәләре музейда саклана. Балалар да, өлкәнрәкләр дә биредә еш кунак була.
Мирхәйдәр Фәйзи музее Шода авылындагы абыйсы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин йортында урнашкан. Ул район җитәкчелеге тырышлыгы белән Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан, 1991 елда ачылды һәм Татарстан милли музее филиалы булып тора.
Музей ике мемориаль юнәлешкә ия: беренчедән язучы турында сөйләсә, икенче яктан татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле - мулла йорты тасвирлана.
Тиздән бөек драмматургның тууына 125 ел була. Шул уңайдан рәссам Фиринат Халиков "Мирхәйдәр Фәйзи" портретын иҗат иткән, шушы көннәрдә аның презентациясе Шода авылында үтте. Әлеге чарада авыл халкы, мәктәп-бакча балалары катнашты. Мирхәйдәр Фәйзи Шодага кабат кайтты, диделәр аның иҗатын хөрмәт иткән шодалылар чара барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250