Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СМУлар «Ай астында җырлар» танып белделәр (фото)

Кичә «Факел» клубы хезмәткәрләре СМУ мәйданчыгында «Ай астында җырлар» исемле музыкаль батл үткәрде.

Интерактив уен ике команда арасында ярышуга таянып эшләнгән иде. Һәрбер дөрес җавап өчен командалар «йолдызчык» белән бүләкләнеп бардылар. Егетләр һәм кызлар русча, татарча көйләрне, шулай ук мультфильм һәм фильмнарда яңгыраучы җырларны танып белделәр. Әлеге уен читтән генә күзәтеп торучылар өчен дә бик кызык һәм күңелле булды. Шулай итеп «Винкс» командасы - 18, ә «Йолдыз» командасы 15 «йолдызчык» җыеп җиңүче билгеләнде. Ахырдан яшь меломаннарны бүләкләр һәм тәм-томнар белән бүләкләделәр.Әлеге чарадан һәркем бик канәгать калды, чөнки монда рәхәтләнеп музыка тыңлау, үз белемнәреңне күрсәтү мөмкинлеге дә бирелгән иде.
Илүзә Разыкова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250