Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодада милли фестиваль узды (фото)

20 август көнне Шода авылында, драматург Мирхәйдәр Фәйзи иҗат иткән мохиттә, Төбәкара үзешчән театр коллективларының “Халкым рухын киләчәккә илтер,Театр...” дигән милли фестивале узды.

Әлеге фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланды.
Театр фестивале Галиябану һәм Хәлил дуэты белән башланып китте.

- Әдәбият һәм сәнгать дөньясын гөлбакчага охшатабыз икән, Мирхәйдәр Фәйзи иҗатын да бүтәннәрдән аерылып торган хуш
исле чәчәкле болынга тиңләргә мөмкин, - дип, аһәңле итеп чыгыш ясый алып баручылар. - Аның күпкырлы таланты
алдында баш ими мөмкин түгел. Ул шагыйрь дә, хикәяче һәм тәрҗемәче дә, публицист та, халык җырларын туплаган һәм
аларны өйрәнгән фольклорчы да.
Мирхәйдәр Фәйзинең иҗат гомере 20 елга да тулып җитми. Шулай да ул үзеннән соң киләчәк буынга бай мирас калдыра. «Ак
калфак», «Асылъяр», «Кызыл йолдыз», «Галиябану» драмасы бүген
дә сәхнә күрке.
Тормыш, гомер юлыбыз бетмәс-төкәнмәс матурлыклар, могҗизалар белән уратып алынган нәкъ 100ел элек- 1916 нчы елда
язылып шул көннәрдән бирле сәхнәдән төшмичә уйналып килә торган атаклы «Галиябану» драмасы авторының безнең яклар белән бәйле булуын могҗиза дими, ни диясең?! Без Балтачлылар,
язучының таланты формалашуга Балтач җирләре, ямьле чишмә
буйлары, эшсөяр халкы сәбәпче булган дип яшибез.
Фестивальнең тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев