Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сосна үзешчәннәре хакында “Түгәрәк уен” журналы язма әзерли (+фото)

Хәтерләсәгез, Сосна мәдәният йорты үзешчәннәре май аенда Шәпше авылында узган Иске Казан түгәрәк уен фестивалендә чабата биюе белән чыгыш ясап, беренчелекне яулаган иде.

Фестиваль вакытында безнекеләрнең чыгышы "Түгәрәк уен" журналы журналистларында да зур кызыксыну уята. Күптән түгел алар Сосна авылына кунакка килеп, үзешчәннәр белән очрашты. Авыл тарихы, чабата биюе хакында интервью алып киттеләр.

Сосналыларның чабата биюен видеога да төшергәннәр. Тальянчы бабайларның да һәрберсен аерым-аерым тальянда уйнатканнар. Авыл көйләрен җырлап, мул табыннар артында бик озак әңгәмә корганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250