Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Соснада серле патшалык барлыкка килгән (+фото)

Сосна мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территорияләрен серле патшалык иткәннәр.

Гадәти бакча, әллә ни белән шаккатырмабыз, - дип каршы алсалар да, Сосна мәдәният йорты территориясенә аяк басу белән үземне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттем. Һич кенә дә арттыру түгел. Шау чәчәктә утыручы чәчәк клумбаларын әйтеп тә тормыйм анысы, хәтта гади тәгәрмәчләргә дә җан өреп, аларны әкият геройлары итеп гәүдәләндергәннәр.


Яңа ел бәйрәме алдыннан да биредәге гүзәллеккә исең китә торган була. Инде менә җәен дә җаен тапканнар. Җәйге сыннар ясап, территорияне гүзәллек патшалыгы иткәннәр. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Закирова һәм сәнгать җитәкчесе Гөлия Закирова, Илмир Зәйнуллин, Рәмис Ганиевларның иҗат җимешләренә биредән үткән һәркем сокланып карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250