Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Соснаның “Сөмбел” фольклор коллективы конгресс кунакларын сөендергән (фото)

Соснаның Гөлия Закирова җитәкчелегендәге "Сөмбел" фольклор коллективы Казанда узган "Түгәрәк уен"да катнашып, лауреат исеме яулады.

Матур табигате, ямьле Шушма буйлары белән дан тоткан Сосна авылының "Сөмбел" фольклор коллективы, 2012 нче елдан үзенең беренче адымын ясап, коллективка үзешчәннәр җыя. Коллективка үз теләкләре белән барлыгы 20 кеше йөри башлый. Алар арасында өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр һәм балалар да була. Коллектив, Сосна авылына гына хас булган, әби- бабаларыбыздан мирас булып калган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне, җыр һәм биюләрне яңарта, сәхнәләштерә. Коллективта йөргән бабайлар тальян гармунда уйнарга үзлекләреннән өйрәнәләр.

"Сөмбел" фольклор коллективы районкүләм уздырылган "Энҗеләрен барлый халкым!" , «Бердәм булып хезмәт итү кирәк, Иман, әхлак, гореф сагында...» конкурсларында катнаша. "Каз өмәсе", "Кич утыру", "Печән өсте", "Әрәпә чәе", "Бирнә сандыгы" кебек халкыбызның милли йолаларын сәхнәләштерә. Сосна авылына гына хас булган "Чабата биюе" өйрәнеп, бүгенгесе көндә аны кайсы сәхнәләрдә генә башкармый алар.

Узган атна ахырында Соснаның "Сөмбел" фольклор коллективы Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында "Казан Кремле" музей-тыюлыгында узган зур фольклор бәйрәмдә катнашып кайтты һәм лауреат исеме яулады.

Шунысын да әйтергә кирәк, иң беренчеләрдән булып "Чабата биюен" безнең Сосна авылында бии башлыйлар. Шуның өчен кайбер матбугат битләрендә бу биюне "Соснинкий чабата" дип тә язалар.

"Чабата биюе" иң авыр биюләрнең берсе булып саналса да, сосналылар аны бик яратып бииләр.
erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqv1AZW9