Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Субаш авылы остабикәсе Балтач гербын чиккән

Лидия Габделхакова әнә шулай авылы осталарын барлап кына тора

Көнебезне матурлыктан башлыйк әле. Субаш авылында яшәүче Гөлҗифар Зәкиева бик матур чигү үрнәкләре белән шөгыльләнә. Көшкәтбаш якларында туып-үскән остабикә татар халкының милли бизәкләрен күңел җылысы белән ак тастымалларга, алъяпкычларга төшерә. Балтач гербын да чиккән әнә. Сату белән шөгыльләнми, күңеле кушканга эшли. Шулай да ике алъяпкычын сатып алганнар әле.

Субаш авылы китапханәчесе Лидия Габделхакова әнә шулай авылы осталарын барлап кына тора, китапханәгә өлкән яшьтәгеләрне җыеп мастер-класслар үткәрә, күргәзмәләр оештыра. Ул тәкъдим итмәсә, Субашта Гөлҗифар дигән оста һәм остазбикә барлыгын белми дә идек әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач герб субаш