Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тамашачылар мине дөрес аңласын иде. Бу, аларга карата, бәлки бик матур да булмас, шулай да...

Илсөя Бәдретдиновага килешә мондый әйбер. Тик барысына да түгел.

Бу мәсьәләне мин үзем дә күптәннән күтәрергә тели идем инде. Ярый әле артист, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов, читләтеп булса да, тамашачыларга булган теләген җиткерергә ниятләде.

-Тамашачылар мине дөрес аңласын иде. Бу, аларга карата, бәлки бик матур да булмас, шулай да... Минем аларга бер теләгем бар: зинһар концертларга ризык, эчемлекләр алып килмәсеннәр иде! Мин аңлыйм: алар моны чын йөрәктән эшли. Тик без бит ач түгел. Өйгә чакыру да кирәк түгел. Артист акча эшли бит ул. Илсөя Бәдретдиновага килешә мондый әйбер. Тик барысына да түгел. Мин бик рәхмәтле моңа кадәр концертларыбызга әйберләр алып килгәннәргә, әмма безнең концертларга алай күчтәнәч белән йөрмәсеннәр иде. 

Тамаша барган вакытта, микрофонны алып, нидер сөйләүне дә өнәп бетермим. Башка тамашачы ул бит артистны карарга килгән, тамашачы чыгышын түгел. Мин аңлыйм, тиз генә әйтелгән сүз булса. Тик озын сөйләмнәр программа төзелешен дә боза, — дигән теләкләрен җиткерде артист. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алмаз