Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тамчыдан күл җыелган

Быел инвалид һәм дә ятимә балалар өчен район күләмендә оештырылган Чыршы бәйрәме гаять тә күркәм узды.

Үз күзләре белән күргән шаһитлар моның шулай икәнлеген инкарь итмәс. Балаларның күңелен күрүне Балтач урта мәктәбе укучыларына тапшырып дөрес эшләгәннәр, әле иҗади коллектив "Фиксиклар" булып, рольләрне оста башкарып, нәни күңелләргә үтеп керә алды. Сабыйларны Чыршы тирәли күтәреп биюләре рәхимле дә, күңелне кузгатырлык та күренеш булды. Алай гынамы, үзләре белән күпме бүләк алып килгәннәр, чәй эчертергә акча каян табарга белми эзләнеп йөргән бәйрәмне оештыручыларга, чын мәгънәсендә, гуманитар ярдәм булган бу! Балтач мәктәбендә укучы һәр бала, ничек булдыра ала, әлеге акциягә үз өлешен кертергә тырышкан, кемдер уку кирәк-яраклары алып килсә, кемдер йомшак уенчык һәм башка әйберләр белән сөендергән. Тамчыдан нинди зур күл җыелган-бүләк тупланган. Аллаһы Тәгалә ярдәм иткән балаларга, аларның әти-әниләренә, мәктәп коллективына, кылган яхшы гамәлләре өчен, хәерле озын гомерләр, тазалык-тынычлык, балаларга бәхетле киләчәк насыйп итсен.
Бүләк мулдан икән, бәйрәм дә мәгънәле була. Район җитәкчелеге дә Кыш бабай күчтәнәчләре белән куандырды үзләрен. Район хакимиятеннән килгән Галимуллин Илшат абыйлары котлавы да бәйрәмне ямьләндереп җибәрде.
Мөмкинлекләре чикле балаларга карыйм да, уйга калам, алар шулкадәр самими, ихлас. Көчләреннән килсә, йөрәкләрен ярып бирердәй булып карап торалар. Тик бер күз генә салчы, эндәш кенә үзләренә! Кара эчле, комсыз, ике йөзле, начар уйлы сәламәт бәндәләрне дәшәр идем мин бирегә, бәлки андыйларга шушы балалардан рәхимлелек-шәфкатьлелек күчәр иде, бәлки...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250