Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй!

Елдагыча, Сабантуй программасы бик бай. Мәйданыбызда төрледән-төрле уеннар булачак.

Район Сабан туе 9 июнь — якшәмбе көнне сәгать 10.00 сәгатьтә «Сабантуй» ял паркында, мәртәбәле кунаклар катнашында, тантаналы төстә башланып китәчәк. Елдагыча, Сабантуй программасы бик бай. Мәйданыбызда төрледән-төрле уеннар булачак. 

Бәйрәм күрке — татарча көрәш зурлар, балалар, яшүсмерләр арасында узачак, 60, 70, 80, 90 килограмм һәм дә 140 килограммга кадәрге үлчәү авырлыкларындагы алып батырлар көч сынашачак. Батырларга саллы бүләкләр каралган. 

Ат чабышлары 13.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. 

Шулай ук кул көрәше, турникта тартылу, йөгереш, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартышу, тачка этеп йөгерү, волейбол, бадминтон, кәҗәдә бәрешү, туры баганага, авыш баганага менүләр, утын кисү, сикереп әйбер алу, шахмат, чүлмәк вату, озынаякта узышу, балдак киертү, сулы чиләк белән ярышу, капчык киеп, йомырка кабып йөгерүләр, чаңгыда шуу һәм шулай ук балалар өчен күп төрле уеннар уздырылачак. Артистлардан якташыбыз Раяз Фәсыйхов, танылган җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов чакырулы.

Район Сабан туен оештыру комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев