Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан тарихында беренче психологик этно-триллер төшерелгән

Татарстанның яшь режиссеры, якташыбыз Илшат Рәхимбай республика тарихында беренче психологик этно-триллер төшергән.

Сүз драматург Мансур Гыйләҗев әсәре нигезендә язылган “Микулай” фильмы турында бара. Баш рольдә Россиянең атказанган артисты, “Брат”, “Брат-2” фильмнары герое Виктор Сухоруков уйный.

Төшерүчеләр әйтүенчә, “Микулай” Татарстан киноиндустриясе тарихында мәдәни һәм стратегик яктан зур әһәмияткә ия. Ул кеше, аның мәдәнияте, язмышы кебек тирән һәм мөһим темаларга кагыла.

Фильм Питрәч районы Толкияз авылында төшерелә. Татарстан кинематографы тарихында беренче тапкыр баш рольләргә дүрт танылган федераль актер чакырыла, ә барлыгы фильмда 150 актер төшә.

- Фильм төшерелеп беткәнче, аның энергиясен саклар өчен, аның турыда кычкырып йөрмәдек. Моның өчен безгә үпкәләгән журналистлар да булган икән, - дип сүзен башлады матбугат конференциясендә “Микулай”ның режиссеры Илшат Рәхимбай. – Бу фильмның идеясен миңа өч ел элек Мансур абый Гыйләҗев җибәрде. Моңа кадәр дә пьесаларын юллаганын бар иде. Мин “Микулай”ны шикләнеп кенә укый башладым, чөнки Мансур абыйның кайбер әсәрләре дөньяга булган карашым белән туры килеп бетми. Әмма әлеге пьесаны укый башлагач чын-чынлап аптырадым, шок хәлендә калдым. Ике-өч сәгать әсәрдән аерыла алмыйча, дөньядан ваз кичеп, елап-көлеп укыганым хәтердә.

Режиссер сүзләренчә, төп рольдә Рамил Төхвәтуллин уйнарга тиеш булган. Аннары ул икенче юл буенча киткән.

“Микулай” пьесасы Кариев һәм Әлмәт театрларында инде сәхнәләштерелде. Ул – моноспектакль, ягъни анда бер генә актер катнаша. Бу рәвешле фильм төшереп булмаячагын аңлаган кино хезмәткәрләре аңа башка геройларны һәм күп кенә эпизодларны өстәгән. Әмма әсәрнең асылы шул ук калган.

Фильмда керәшеннәрнең көнкүреше чагылдырылган. Моның өчен унбишләп авылга барып, кешеләр белән сөйләшүләр алып барылган, традицияләре, үзенчәлекләре өйрәнелгән, әби-бабайларның җырлавы яздырылган.

2021 елның сентябрендә төшерелә башлаган “Микулай” фильмы хәзерге вакытта соңгы эпизодны төшерү этабында. Төп рольләрдә шулай ук Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева да бар.

Дания Нәгыйм

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илшат Рәхимбай Микулай