Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таузарда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды (+116 фото)

6 март көнне Таузар авылында оста гармунчы Фәргать Усманов истәлегенә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды.

Сәхнәдә – гармун моңы. Уйнаучысы күренми, ә моңы агыла гына. Таузар авылының оста гармунчысы Фәргать абыйның исән вакытта өздереп уйнавын Фидәел Хәйруллин (шулай ук оста гармунчы) аудиотасмага яздыртып алган булган. Фәргать абыйның үлеменә дә алты еллап вакыт узган. Кеше китә, җыры кала, диләр, Фәргать Усмановның да моңнары калган – менә инде өченче ел районда зурдан кубып гармунчылар фестивале үтә.

Мәрхүмнең якын дусты, мәшһүр шәхес, туган авылы өчен җан атып яшәгән Азат Зыятдинов башлап җибәргән аны, һәм шул җирлекнең париотлары әлеге күркәм гамәлне дәвам итә. Азат ага да мәрхүм инде, икесе дә исән чакта тальян уйнап авыл әйләнә торган булганнар. Авылдашлары икесен дә җылы, якты хатирәләр белән искә алды.

Районыбыз авылларыннан утызга якын гармунчы килгән иде фестивальгә. Илһам Шакиров, Шәрифҗан Хөсәенов, Фәргать Гаязов, Габдулла Ситдыйков, Ягъфәр Хәбибуллин, Зөлкафир Зыятдинов, Мөдәрис Габдрахманов (Балтачның Кирам Сатиевы диләр икән аны, охшаган шул, рәсемдә өченче рәттә уңнан өченче), Альфред Сәмигуллин, Нурзада Галимов, Азат Галиәхмәтов, Камил Бариев (сәхнә ветеранына да 83 яшь икән инде, фестивальдәге гармунчылардан иң олысы), Рәзил Зыятдинов (арада иң яше), Нурулла Дәүләтшин,Тәлгать Нәҗметдинов, Фәргать Мифтахов, Илдус Насыйбуллин, Ильвир Зыятдинов, Нурзада Исламов, Азат Харисов, Ирек Галиуллин, Рафил Ибраһимов, Шамил Низамиев, Илфир Нотфуллин, Шамил усманов, Энҗе Шаһиева (Шәмәрдәннән килгән кунак Руфинә Мозаффарова белән хатын-кыз гармунчылардан икәү генә иде алар), Азат Вәлиәхмәтов, Басыйр Шәяхмәтов һәм башкалар. Һәрбарчасы шулкадәр өздереп, күңел биреп уйныйлар, җырлаталар да, биетәләр. Озак еллар авыл мәдәниятен кайгыртып яшәгән Гөлфәния апа Гомәрова белән Фәргать абыйны искә алабыз:

– Фәргать минем күршем иде ул, – ди 75 яшьлек Гөлфәния апа. –Авылда узган һәрбер мәдәни чарының актив катнашучысы, әйдәп баручысы булды. Ишегаллары хәтфә яшел чирәм иде, капка төпләренә хатыны белән бергә чыгып утырырлар, тирә-якны гармун моңнарына күмәрләр иде: Фәргате уйный, Оркыясы тыңлый. Авыл сәхнәсендә куелачак спектакльләрне дә шул капка төбендә өйрәндек. Җәмәгате үлеп, озак яши алмады Фәргать, гармунын кочаклаган килеш, уйнаган җиреннән бакыйлыкка китеп тә барды. Бик матур, тигез яшәделәр шул. Гармун уйнап үләрмен дип гел әйтә иде, нәкъ шулай булды да.

erid: 2VtzqwTSgT9

Фәргать абый турында шигырь дә язылган, аны сеңлесе Роза Харисова укыды. Таузар авылы турында җырлар да яңгырады, анысы да үз сүзләре, үз көйләре. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашып, фестивальнең дәвамлы булуын, малайлар арасында да уздырырга кирәклеген ассызыклады. Теләк белдерүчеләр дә бар икән.

Дәвамы "Хезмәт" газетасында.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль уйнагыз гармуннар

erid: 2VtzqwTSgT9