Көмеш чәчле, ак яулыклы әби
Атлый бүген һәйкәл янына,
Атлаган һәр адым еллар кебек
Хәтер капчыгына агыла.
Баксаң, авылыбызда бер генә дә
Сугыш ветераны калмаган.
Көн - төн эшләп, Җиңү якынайткан
Тыл ветераннары да азайган.
Сөйгән ярсыз, парсыз үткән еллар,
Ачлы - туклы иген иккән чаклар,
Газиз башлар мендәрләргә тисә,
Төштә генә күргән рәхәт чаклар...
Сугыш биш ел барды, ә шаукымы
Йөрәкләрне һаман телгәли.
Төштә генә күрде сиртмә бишек,
Төштә генә күрде ул бәби.
Гомере буе өметләнде, көтте,
Тагын бәйрәм - Җиңү көне җитте.
Күз яшьләрен кеше күрмәсен, дип,
Яулык чите белән күзен сөртте...
Кичер мине, әткәй, гафу ит
Әтием, сиңа күптән тугыз дистә.
Балачагым әле һаман истә:
Уйный идек медальләрең белән
Унлы лампа янган айлы кичтә.
Гел сөенәм исән кайтуыңа,
Күпме авылдашлар башын салды,
Сугыш дигән афәт жәлләмәде,
Күпме ятим, күпме тол калды.
Назлап, тезләреңә утыртып,
Җылы кочагыңа кысканда
Күп ятимнәр кызыгып карап торды
"Әти", диеп сине кочканда.
Күрмәдек без синең сыкранганны,
Зарланганны дөнья авырга,
Өйрәттегез үз хезмәтең белән
Ныклап җиргә аяк басарга.
Кешегә бит гомер ике килми -
Хәйран кыска кеше гомере.
Сез яулаган Җиңү бәхет бирсен,
Тыныч картлык булсын әҗере.
Әти - әни биргән хәер - дога
Гомер буе безгә юлдаш бит.
Авыр сүзләр әйтеп, әтием, сине
Үпкәләткән булсам, гафу ит...
Фото: http://vk.com/club12156061
Нет комментариев