Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түнтәр авылында ике Сабантуй узды (+фото)

Аның берсе авыл Сабан туе булса, икенчесе махсус балалар өчен оештырылды.

Авыл Сабан туе көнне түнтәрлеләр һәм килгән кунаклар кулчатырлар астында яңгырдан качып йөрергә тиеш булса, балалар көнендә инде кояш җылы нурлары белән иркәләп, һәркемгә яхшы кәеф өләште.

Яңгыр ява диеп берәү дә кәефен төшермәде анысы, төрледән-төрле кызыклы уеннарда рәхәтләнеп күңел ачып, бүләкләр отып тордылар.
Ә балалар Сабан туе ул гадәттә бик күңелле уза. Чөнки ел буе көтеп алган әлеге бәйрәмнең һәрбер чарасында катнашып, кызлар һәм малайлар күбрәк бүләк җыеп калу теләге белән яна. Бәйрәмдә нинди кызыклы уеннар булганын, аларда кемнәрнең рәхәтләнеп катнашканын фотолардан карап күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250