Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тәнзилә Зәкиева: "Әти, син минем өчен һәрчак үрнәк булдың!"

Райондашыбыз Тәнзилә Зәкиеваның "Нечкәбил-2017" конкурсында катнашуы турында хәбәр иткән идек инде, бүгенге көндә әлеге бәйгенең бер өлеше булган "Әтием турында" дип исемләнгән фотолар конкурсына тавыш бирү башланды.

Хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы "Нечкәбил-2017" ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Бу конкурс быел унөченче мәртәбә оештырыла.

"Нечкәбил" шушы еллар эчендә киң масштаблы, танылган һәм көтеп алынган социаль-мәдәни республика проектына әйләнде. Ул татарстанлылар тарафыннан гаилә кыйммәтләрен ныгытучы проект буларак кабул ителә.

Быел әлеге бәйгедә районыбыздан "Наз" бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева катнаша.

Шушы көннәрдә конкурсның бер өлеше булган "Әтием турында" фотолар конкурсына тавыш бирү башланды.

Әтисе белән төшкән фото астына Тәнзилә менә нәрсәләр дип язган: "Әти, син минем өчен һәрчак үрнәк булдың! Син - минем таянычым һәм яклаучым. Кайсы гына эшкә тотынсам да, синең миңа ярдәм итәчәгеңне, минем таянычым булачагыңны яхшы беләм.Әтием, гаиләбезнең ныклы тылы булганың, зирәк киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа. Белеп яшә - мин сиңа чиксез рәхмәтле һәм синең кызың булу белән горурланып яшим".

Әйдәгез, Тәнзилә Зәкиева өчен без дә шушы сылтама аша күчеп https://vk.com/album-38301179_246132341 тавыш бирик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250