Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Тормышча фикерләргә...”

Балтач гимназиясендә озак елдан бирле "Реал" дигән укучылар үзидарәсе эшләп килә. "Реал"ның девизы:"Мыслить реально, действовать глобально - Тормышча фикерләргә, эшне глобаль итеп башкарырга"

Мәктәп үзидарәчелек командасы гимназиядә, Балтач районында төрле-төрле кызыклы чаралар да үткәрә.
Шулай ук "Реал" республикабыз үткәргән акцияләрдә дә бик актив катнаша. Мәсәлән, "Бердәмлек көне" (День солидарности), "Кайда үлем белән сатуларын хәбәр ит" (Сообщи где торгуют смертью), "Без ЗОЖ өчен" (Мы за зож), "Файдалы пробежка" (Здоровая пробежка), "Ветеран яныбызда яши" (Ветеран живет рядом), "Планетабызны чүптән чистартыйк" (Очистим планету от мусора) , "Яшел район" (Зеленый район) , "Операция – ветеранга хат" (Операция - письмо ветерану), "Сыерчыклар кайттылар" (Скворцы прилетели), "Кошлар очен утлык" (Кормушка для птиц) , "Терроризмга "юк" " (Нет терроризму), "Георгий тасмасы" (Георгиевская лента), "Ришвәтчелеккә без каршы" (Мы против коррупции) һәм башкалар.
Үзидарәчелек командасында булган берничә бала республиканың СНТ һәм РДШ советында да бар. Алар анда бик актив катнаша
Үзидәрәчелектэ эшләргә теләгән балаларның саны көннән -көн арта бара.

Бүгенге көндә Балтач гимназиясенең мәктәп үзидарәчелеге "Реал" Татарстан республикасының "Ел активы - 2018" дигән конкурсында катнаша. Унышлар аларга!!!
Мотыгуллин Рәсим, 10 сыйныф, мәдәният министры:
– Мәктәп үзидарәчелегендә эшләү миңа талантны арттыру, кешеләр белән аралашу, эшләгән эшләргә җаваплы булу, яңа дуслар табу, авырлыкларны җиңү һәм башка төрле әйберләрне өйрәнү мөмкинчелеген бирә.
Хакимова Наргиза, 8 сыйныф, президент:
– Үз-үзеңне төрле яктан ачу, күрсәтү, яңа дуслар белән танышу мөмкинчелеге бирә мина мәктәпнең укучылар үзидарәчелеге.

Сорокин Булат, 9 сыйныф, Хезмәт министры:
– Минем өчен укучылар үзидарәчелегендә эшләү - бик әһәмиятле нәрсә. Монда мин үземнең идеяларымны чынга ашыра алам. Үземнең укытучыма миңа шундый мөмкинчелек биргәненә бик рәхмәтлемен.

Равилә Шәрипова, үзидарә җитәкчесе:
– Мин балаларны бик яратам, алар белән бергә тәҗрибә алам, минем ишек бөтен балага да ачык, минемчә, бөтен бала да үзенчәлекле, талантлы, ә аларны ачу минем вазифа.
Залялов Илдар, эчке эшләр министры:
– Минем өчен үзидарәдә эшләү ул файда белән үткәрелгән вакыт. Үзидарәдә эшләгәндә мин яңа дуслар табам, танышларымны да яңа яктан ачам. Җитәкчебез Равилә Шәрипова безгә бик күп башлангычларда "ярдәм" итә, үсеш өчен яңа юнәлешләр күрсәтә.

– Динә Вәлиева, 10 сыйныф, вице-президент:
– Мәктәп үзидарәчелегендә эшләү күп төрле мөмкинчелекләр бирә. Беренчедән, мин төрле кешеләр, олылар, балалар, яшүсмерлэр белән аралашам һәм алар белән әңгәмә корырга өйрәнәм. Икенчедән, монда эшләү – үзлегеңнэн үсү дигәнне аңлата. Син район гына түгел, ә республикакүләм конкурсларда, бәйгеләрдэ катнаша аласын.
Үзебезнең үзидәрәчелек командасының укытучысы –җитәкчесе Равилә Шәрипова безне көләч йөз белән каршы ала, һәрчак булыша һәм ярдэм итә. Мин ана бик рәхмәтлемен.

Раушания Илдусовна, куратор, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
– Үзидарәдә эшләгәндә син үзеңне төрле яклап ачасың, бик күп файдалы мәгълүмат аласың. Балалар белән эшләргә өйрәнәсең, алар белән уртак тел табасың. Шәхес үстерү юнәлешендәге лагерьларда булу, чараларда катнашу мөмкинлегенә ия буласың. Уртак уй-фикердә булган дуслар табыла.
Такиева Адиля, министр социальной защиты:
– Биредә төп ярдәмче – педагог- оештыручы, авыр чакта ярдәм итүче, идеяларыңны тормышка ашыручы, үз белгәннәрен өйрәтүче, алга барырга этәргеч бирүче.
"Реал" гимназия укучылар үзидарәсе.
Искәрмә: Үзидарә турында якынрак беләсегез килсә, адресы: boo_real инстаграм
Vk ШУС " Реал"Еду татар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе