Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай бәйрәме Балтачта башлангыч алачак

Татарстанда Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.

Казанда бәйрәм чарасы Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана (Г.Тукай скверы, 9.00), аннан соң бәйрәм шагыйрь һәйкәле янында Татар опера һәм балет академия театры янында дәвам итәчәк. Биредә 13.00-15.00 дә шигърият бәйрәме узачак.

Шәһәр үзәгендә исә «Мин татарча сөйләшәм” акциясе узачак.

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын Президент катнашында уза торган концерт вакытында игълан ителәчәк. Быел премиягә 19 кандидат тәкъдим ителгән. 

Бәйрәм чарасында катнаша алмаучылар шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасын «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалыннан турыдан-туры трансляция аша тамаша кыла алачак.

Тукайга багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмый, Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада алар ай дәвамында дәвам итәчәк.

Тукай бәйрәме нигездә Балтачта башлангыч ала. 25 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итәчәк.

Кунаклар Югары Субаш авылы җирлегендә булачак, Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салачак һәм әдәби тематик кичәдә катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев