Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уены-чыны бергә, Бәрәңгегә мәдхия

Көз җиттеме, безнең халык Бәрәңге, дип шашына. Шәһәрдәге туганнар да Капчык-капчык ташый ла... Һәрберсенә эре кирәк, Арзан да булсын әле. Күпме көч керә бит аңа Шунсын да уйла әле?! Авыл халкы ял күрмичә Җәйләр буе чиләнә: Чүбен утап, кортын чүпләп, Диванага әйләнә. Я корылык җанны өтә, Я туктаусыз яңгырлар... Безнең...

Көз җиттеме, безнең халык
Бәрәңге, дип шашына.
Шәһәрдәге туганнар да
Капчык-капчык ташый ла...
Һәрберсенә эре кирәк,
Арзан да булсын әле.
Күпме көч керә бит аңа
Шунсын да уйла әле?!
Авыл халкы ял күрмичә
Җәйләр буе чиләнә:
Чүбен утап, кортын чүпләп,
Диванага әйләнә.
Я корылык җанны өтә,
Я туктаусыз яңгырлар...
Безнең якка яраклы сорт
Кайчан уйлап табарлар?
Бәрәңгесез бер генә көн
Яле, яшәп карагыз.
Өстәлегез бушап калса,
Бозылыр бит арагыз.
Күзикмәге, өчпочмагы,
Пәрәмәче дисеңме?!
Рецептларын саный китсәң,..
Әллә ничә исемле.
Кыздырганы, чикмәнлесе,
Төйгәне,төймәгәне...
Әле ярый бәрәңге бар
Шуңа дөньябыз ямьле.
Ныгытып аша шулпасын да
Хәл кертә ул, авырма!
И, Яраббым, беркайчан да
Бәрәңгедән аерма.
Читтә бәхет көтәдер дип
Туган җирдән каерма!

Наилә Миңнемуллина, Арча районы, 64 яшь.

Үзем Смәел килене, дип тә язып куйган.

Рәхмәт сезгә, Наилә апа, иҗатыгыз саекмасын, каләмегез тутыкмасын. Алга таба да "Райондашларыбыз иҗаты" сәхифәсен баетып торыгыз, яңа иҗат җимешләре көтәбез Сездән!

Фото:salo-sila.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250