Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ух, ты, древний компьютер» (фото)

Хәзерге балалар бик кызыксынучан һәм тапкыр бит.

Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.
Ор авылы клубында урнашкан туган як музеенда бакча балалары һәм мәктәп укучылары даими кунак. Алар музейга бик теләп, кызыксынып киләләр. Анда элеккеге әби-бабайларыбыздан калган экспонатлар белән танышалар, күп кенә сорауларына җавап алалар. Хәзерге балалар бик кызыксынучан һәм тапкыр бит алар: һәр экспонатны хәзерге заман предметы белән чагыштырып нәтиҗә дә ясап куялар.

Бер генә мисал: элеккеге печәтли торган машинаны күргәч, , "Ух, ты, древний компьютер", дип куймасыңмы берсе.

Раушания Гайнуллина,

Ор авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей