Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вадим Захаров бөтен артистларны да уздырган

Вадим Захаровның биографиясеннән кайбер кызыклы фактлар ачылган.

Мәсәлән, ул 1 курста 3 ел укыган, училищеда «вокал» дәресеннән имтихан тапшыра алмаганга куылган.

«Мин ике ел 1нче курста укыдым. Училищега укырга кергәндә «нинди матур тавыш, нинди матур малай» дип алдылар мине. Мин исә, безне кулга микрофон тоттырып, халык алдында җырлатып йөртерләр, дип уйлаган идем. Ә укырга кергәч беренче уй — «кая килеп эләктем мин» булды. Нәтиҗәдә мин вокалдан имтихан бирә алмадым. «Вокалдан үсешең юк» дип, икенче елга калдырдылар. Авылдашлар алдында оят... Әти-әни өчен дә бик авыр булган инде ул, аңлап кына бетермәгәнмен.

Икенче елны киләм — группадашлар башка. Ел ахыры җитте, тагын вокалдан «имтихан бирәлмәдем. Документларны тоттырып кайтарып җибәрделәр.

Әти белән кайтып барабыз. Казанны чыкканда әти: „Менә монда сул якта ветеринар институты бар, берәр елга кермисеңме шунда?“ Арчага җитәрәк: „Арчада педкөллият бар. Шунда кереп берәр ел укырсың. Анда да укый алмасаң, күрше авылда трактор училищесы бар“, — дигән иде... Шул һаман да истә...

Әти үзенең тракторы белән бакчалар эшкәртеп йөргәндә, Галия Харисовнаның әнисенә сөйләгән минем турыда. Ул мине Венера Ганиевага алып китте. Венера Ганиева, җырлап күрсәтүгә үк: „Бу малай нигә урамда йөрергә тиеш?“ — дип, тагын укырга кертте мине. Шулай итеп өченче тапкыр беренче курска бардым.

erid: 2VtzqwTSgT9

5 ел яңадан укып, мәдәният һәм сәнгать институтыннан дипломлы җырчы булып чыктым. Имтиханны да 5кә бирдем. 2017 елда „Татарстанның атказанган җырчысы“ исеменә дә ия булдым әле», — дип сөйләгән Вадим. 

Тулырак  Интертат сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9