Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Халык сакласа, музей яшәячәк!»

Менә сез каласыз инде – таратсагыз да сез, саклап калсагыз да – сез.

18 март көнне «Халыклар дуслыгы» музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, атказанган мәдәният хезмәткәре, Балтач районының Мактаулы гражданины Гарифҗан Гали улы Галиев бакыйлыкка күчте. 29 мартта аңа 96 яшь туласы иде...

Әти-әни кебек якын булган, музейда күп еллар бергә эшләгән кешебезне югалттык, ятим калгандай булдык.

Гарифҗан Галиевичның сүзләрен истә тотып, эшен дәвам итеп эшләргә һәм эшләргә генә кала...

Гарифҗан Галиевичның бик мәгънәле фикерләре белән бүлешәсе килә: «Мин күптөрле характерлы кеше. Шулай да бу яшькә җиткәнгә бик аптырыйм үземә. Киләчәк нәрсә күрсәтер, тормыш үзе әйтер әле бер сүзне. Бүген мин әйтә алмыйм нәрсә икәнен... Мин бер белмәгән кешеләр белән аралаштым, сугышта һәлак булганнарны эзләп табабыз. Ул үзе зур эпизод инде. Андый әйберләрне халыкка җиткерергә кирәк, халыкка җиткерү – ул зур дәрәҗә. Ә минем эшем халыкка бәйләнгән. Шуңа күрә мин үземчә бик зурлыйм бу эшне. Чөнки мөмкин түгел башкача эшләргә, ялгыз эшли торган эш түгел... Кешенең үзенең фикере бар аның, аны үзгәртүе кыен. Кешене ярата белү, кеше белән аралаша белү, кешене зурлый белү, аның яхшы якларын күрә белү – менә бу музей хезмәткәренең зур хезмәте. Кешене зурлый белсәң, кешенең яхшы ягын күрә белсәң, аның белән аралашу да тизләшә. Ә музей хезмәткәре өчен кеше белән аралашу иң мөһим әйбер булып санала.

Мин болай дияр идем – тормыш тәгәрәп бармый инде ул, матур булып бармый, матур булсын өчен көрәшергә кирәк. Кайбер кеше бит әз генә уңышсызлыкка юлыкса, чигенә башлый. Шул чакта уңышсызлыкларны читкә куеп, тегесен күтәрергә кирәк яхшы якка таба.

Менә безнең музей – ул Чепья халкыныкы. Чепья халкы белән шушы зона халыклары танытты инде аны, киңәйтте, тарихка кертеп калдырды.

Әгәр дә шушы Чепья халкы, бу як зона халкы үзенең керткән өлешеннән чигенмәсә, музей Чепьяда бик матур булып яшәячәк!

Габдулла Тукайның җырында шундый сүзләр бар: «Без китәбез, сез каласыз...» Менә сез каласыз инде – таратсагыз да сез, саклап калсагыз да – сез. Сезнең буыннар, сезнең балалар... сеңдерергә кирәк аларга бу хәзинәнең ничек кыйммәткә төшкәнен. Рәхмәт!».

Урыныгыз оҗмахта булсын, Гарифҗан Галиевич!

 

Чепья «Халыклар дуслыгы» музее хезмәткәрләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу сүзе