Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа ел кичендә ак карлар эчендә...

Яңа ел кичендә Ак карлар эчендә Адаштык, ахры, без адаштык, Якты ай нурында Мәхәббәт турында Изге, ак вәгъдәләр алмаштык.

Ак җыр
Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына –
Коела, коела ап-ак кар,
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда –
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь!

Яңа ел кичендә
Ак карлар эчендә
Адаштык, ахры, без адаштык,
Якты ай нурында
Мәхәббәт турында
Изге, ак вәгъдәләр алмаштык.

Яңа ел кичләре
Керсез саф хисләре
Гомергә бер җепкә бәйләде,
Коела ап-ак кар,
Бу ак төн – ак ядкарь,
Каеннар шаһите вәгъдәнең.
(Бу җырга Фасил ӘХМӘТОВ һәм Азат ХӨСӘЕНОВ тарафыннан ике көй язылган).

Яңа елга моңсу шигырь
Чыршылар кайта урманнан
Яңа ел бәйрәменә –
Клубка, өйгә, мәктәпкә
Һәм шәһәр мәйданына.
Кайта чыршының зурлары,
Кайта кечкенәләре;
Синтетик чыршыларга без
Карыйбызмы соң хәзер...
Кайта алар машинада,
Кайта алар чанада...
Бер бәйрәмгә ничә чыршы
корбан була, чамала!
–Чамалавы кыен түгел,
Болай булса, – ди күңел, –
Чыршыларны төштә генә
Күрер көн ерак түгел.

Кышкы кич
(этюд)

Бөтерелеп-уйнап ак кар ява
Акка манып җирнең өсләрен,
Аккошлар да көнләшерләр кебек
Аклыгына кышкы кичләрнең.
Зәңгәр күкнең чая йолдызлары
Бүген генә җиргә иңгәнме?
Бер наяны әнә кунып калган
Кочагына ялгыз имәннең.
Алмагачлар чәчәк койган чакны
Хәтерләтә кышның бу төне,
Юкка гына йөрибез лә, ахры,
Язлар ерак диеп, көрсенеп!
Килер, килер, ерактагы язлар,
Бәллүр хисләр салып күңелгә.
Ә хәзергә кадерен белик кышның!
Карлар ява, энҗе түгелә...


*       *       *
Әй, шаян кар бөртекләре,
Әйләнмәгез әле сез,
Күзләремне камаштырып,
Бәйләнмәгез әле сез.
Уятасыз күңелемнең
Иң якты энҗеләрен,
Калдырмый үземә хәтта
Ахыргы “энзеләрен”.
Каян килгән икән сезгә
Мондый аклык, купшылык?
Үзем дә очармын кебек
Хәзер сезгә кушылып.
Очармын да кунармын күк
Бер чибәр керфегенә.
Һәм эреп бетәрмен шунда –
Ул бары күрсен генә,
Мәхәббәттән эрүемне
Бары тик белсен генә!

Юлларыма кар сибелә
Юлларыма кар сибелә,
Юлың ак булсын, диме?
Ап-ак карга басып киләм,
Уйлап киләм гел сине.
Шаян җилләр бөтерелә
Минем белән янәшә.
Күңелеңдә ниләр бар, дип
Җилләр миңа эндәшә.
Мин җилләргә юл күрсәтәм,
Синең якка иссеннәр,
Синең йөргән юлларыңа
Ап-ак карлар сипсеннәр.
Ап-ак булсын, йомшак булсын
Синең йөргән юлларың,
Ап-ак кардан да пакь булсын
Күңелеңдәге уйларың.
Юлларыма ак кар ява,
Юлым ак булсын, диме?
Ап-ак карга басып кына
Уйлап киләм мин сине.

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН

Кадерен белик!
Карлар әле ишелеп-ишелеп явар,
Мул булсын, дип кырда игеннәр.
Яңа елда яңа шатлыклардан
Өлеш чыксын иде һәркемгә.
Авырлыклар артта калсын иде,
Сындырмасын иде сынаулар.
Гел тормышка ашып барсын иде
Якыннарга бәхет юраулар.
Күңелләрдә бөреләнгән өмет,
Көчле шытым бирсен яшәреп.
Эшләре гел гөрләп барсын иде
Уңыш яулар кыю яшьләрнең.
Мәрхәмәттән дәрман алсын иде
Өлкәннәрнең сизгер йөрәге.
Игелекләр күреп яшь буыннан,
Тойсын алар тиеш хөрмәтне.
Гомеркәйнең якты мизгелләре
Җаныбызны һаман җылтысын.
Яңа еллар имин булып тусын,
Кадерен белик матур тормышның!
Кадерен белик!
Фәридә ШАКИРОВА

Узмый ул гомерләр
Тагын бер ел гомер узып китте,
Маңгайларга тирән сырлар салып.
Үзе белән иярләп яшьлек атын,
Ә чәчләрне бизәп, акка манып.
Тагын бер ел узып китте гомер,
Тормыш ваклыкларын эчкә алып.
Үкенерлек узмаганмы гомер,
Уйланырга кирәк вакыт табып.
Тагын бер ел узып китте диеп,
Әй уфтанып искә алабыз.
Гомер узмый, тик үзебез генә
Мәңгелеккә китеп барабыз.

Картайганмы дөнья?
Бик картайган, ахры, дөнья,
Үзен бер күрсә иде.
Без яшь чакта башкачарак,
Бөтенләй үзгә иде.
Җилләре дә башкачарак,
Гел назлап исә иде.
Болыннарда чәчәкләр дә
Елмаеп үсә иде.
Без яшь чакта күк йөзләре
Бәллүрдәй зәңгәр иде.
Салкыннар да башкачарак,
Бөтенләй зәңгәр иде.
Бураннар да юашланган,
Әллә йоклап калганмы?
Гасырлардан-гасырларга
Карны ташып арганмы?
Җирне-күкне чорнап алган
Бураннар кайда икән?
Бураннар да хәлсезләнгән,
Әллә картайган микән?

Мәгъмүрә ХӨРМӘТУЛЛИНА

Гасыр җавап көтә
Үткәннәргә уклар атмый гына,
Нокта куеп битарафлыкларга,
Зур максатлар өчен яшәгәндә:
Яңа яшьләр!
Яңа буын!
Яңа өметләр!
Тыңлыйсызмы?
Гасыр Сезгә дәшә.
Күмеп мәңгелеккә явызлыкны,
Килер көннең кадерен белеп кенә,
Туасы көн өчен көрәшкәндә:
Яңа яшьләр!
Яңа буын!
Яңа өметләр!
Сез әзерме?
Гасыр җавап көтә!

Энҗе ЗАКИРОВА

Яңа ел
Энҗе карлар ява юлларыма,
Адаштыра салкын бураннары.
Ак бизәкләр төшкән тирә-якка
Яңа елны көткән бер кичне.
Куш. Күпме көттем мин бу ак кышларны
Ап-ак дөнья илен гизәргә.
Төнге айлы сихри кичләрне
Таңга чаклы күзләп йөрергә.
Юллар ерып үтәм ак карлардан
Җилкендереп парлы атларны.
Ак моңнарга уралып киләм
Яңа елны каршы алырга.
(Алмаз МИРГАЛИМОВ көе)

Бәхет телим әле сезгә
Бәхет телим әле сезгә
Яңа карлар яуганда.
Моң-сагышларыгыз сезнең
Таралсын еракларга.
Сөенеч кенә китерсен
Сызылып аткан ал таңнар.
Йөзегез гел көлеп торсын,
Сүнмәсен алсу нурлар.
Куанычлар алып килсен
Көтеп алган ай-еллар.
Авырлыклар артта калсын,
Бәхеттә үтсен гомер.

Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА

Кар явуы үзе бәйрәм
Сагынып көттем, карым, сине –
Кун, битемә, кун.
Башыма да, кулыма да,
Кесәмә дә тул.
Ак чәчәктәй балкыйм шулай,
Кар кызы булып.
Рәхәтләнсен кар бөртеге,
Йөрсен утырып.
Чанам, чаңгым һәм конькием
Сине көтә, кыш.
Кар явуы үзе бәйрәм
Һәркемгә таныш.

Камилә САФИУЛЛИНА,
Яңгул урта мәктәбе укучысы

Фото: веб-редактор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш