Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ядкарь» милли моңнар өләшә

"Ядкарь" халык вокал уен кораллары ансамбле нәтиҗәле эшли, татар көен, татар моңын саклауга үзеннән гаять тә зур өлеш кертә. Җитәкчесе  – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Тәлгать улы Габделхаков. Марат Габделхаков үзе гомер-гомергә җыр-моңга гашыйк кешеләре белән дан тоткан Субаш авылыннан. Инде менә 1991 елдан бирле Арбор мәдәният йортында эшли.

– Армиягә киткәнче, уен кораллары буенча Алабуга мәдәният училищесында белем алдым, – дип сөйли Марат әфәнде. – Армиядән кайткач, миңа Каенсар авылы клубын тәкъдим иттеләр. Ара ерак булмаса да, клубның, авылның кечкенәлеге мине уйландырды, биредә эшләү күңелсез булачак, дидем. Озак та үтми мине Арбор мәдәният йорты директоры Равилә апа сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакырды. Ара ерак булса да, биредә мин әйбәт кенә эшләп киттем, ансамбль туплый алдым. Биредә өйләндем, йорт салдым, төпләнеп калдым.

Марат әфәнде иң беренче курай серләренә өйрәтергә алына. Курай янына әкренләп башка уен кораллары да өсти бара. Әле менә күптән түгел Казахстаннан өч домбра кайтарткан. Гел эзләнүдә, ансамбльне гел камилләштерүдә ул.

– Татар домбрасы бар бездә дә, әмма ул өч кыллы гына, ә менә казах домбрасы бөтенләй дә үзгә төс бирә инде, – ди җитәкче. Көзге чорда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Пар ат» җырын башкарып кайттылар. Аңарчы ТР Дәүләт Советында чыгыш ясаганнар иде. Бигрәк дәрәҗәле, зәвыкле урыннарда гына җырлыйсыз икән, дим елмаеп. «Балкыш» республика фестивалендә гел катнашып килгәч, чираттагы бер бәйгегә чакырганнар иде, шул бәйгедә җиңгәч, Дәүләт Советында чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр, Министрлар Кабинетына да шулай ук район ветераннары советына чакыру килгән», ди Марат әфәнде. Төрле калаларга  гел чакырып торалар, бәйгеләрдә еш катнашалар. Соңгы вакытта Киров өлкәсендә узган «Нократ синеке дә, минеке дә» дигән регионара бәйгедә катнашып, Гран-при иясе булганнар.

– Мәдәният кешесе берүзе генә телне үстерә, милләтне яшәтә алмый, – ди «Ядкарь» халык вокал уен кораллары ансамбле җитәкчесе. – Менә мин уен коралларын арттырам дисәм дә, сәхнә киемнәре кирәк булса да, транспорт мәсьәләсендә гел «Арбор» җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитовка керәм һәм гел бик җайлы гына ризалык алып чыгам. Аның беркайчан да булышмыйча калганы юк. Бик зур рәхмәт аңа ярдәме, авыл мәдәниятен саклавы, безне һәрчак аңлавы өчен. Домбралар алуда да ярдәм итте. Әлбәттә, эшләп тапкан акчаны да кушабыз. Аннан район мәдәният бүлегенең ярдәме зур, грантта катнашканда да, кая да булса барасы булса да, алар белән киңәшләшеп эшлибез. «Ядкарь» ансамбленең хәзерге вакытта ун солисты бар. 40 яшьтән алып 70 яшьлекләргә кадәр җырлый, уен коралларында: курайда, домбрада, дэф, кашык, бубин, кубыз, сорнай, баянда уйный. Гөлнара Низамова, Ленура Закирова, Зәлидә Галимова, Ләйсән Сабитова, Лена Сабитова, Халидә Хәйруллина, Дилә Гарипова, Әкълимә Хәбибуллина, Фирдәвес Галиева, Рафилә Һадиева – ансамбльнең йөзек кашлары. Искиткеч матур милли киемнәрдән, күңел җылысын биреп яңгыраталар алар татар моңнарын! Репертуарларында җырлар бик күп. Сезон саен бер җыр өйрәнәләр, быелгысы әле сер булып саклана. Марат әфәнде 100 мең сумлык бию киемнәре тектерергә заказ биргән, монысы да җәмгыять ярдәме белән. Тик менә ансамбльдә егетләр генә күренми, гармунчылары Рафис Һадиев бар иде, шушы арада ул да мәңгелеккә ташлап китте үзләрен (искә алуыбыз рухын шат кылсын, мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. З.Ш.). Марат әфәнденең әле балалардан гына торган «Сорнай» белән «Курай» ансамбле бар, ир-егетләрне әлеге ансабльләрдән көтеп карыйк, бәлки алар «Ядкарь»нең моңлы сандугачы булыр. Кечкенә генә авылда зур милли эшләр башкаручы, Казан дәүләт мәдәният институтында читтән торып югары белем алып йөрүче Марат Габделхаковка алга таба да зур уңышлар телик, аның кебек патриот райондашлар булганда туган телебез яшәр, чәчәк атар. Ватанпәрвәрнең максаты изге – халык уен коралларын торгызып, үзләштереп, аларны  яшь буынга өйрәтеп калу, җыр-моңнарыбызны җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев