Яңгул мәдәниятенең тарих битләрен барлап
1932 елда Яңгулда Сабир мулла йорт урынына клуб салына. Ул ике катлы итеп агачтан эшләнгән. Беренче катта клуб һәм уку йорты, икенче катта колхоз идарәсе, китапханә, авыл советы һәм агроном бүлмәсе булган.
1936 елда клуб мөдире булып Габделбәр абый Фатыйхов эшләгән. 1941 елда Шакирова Мәгъфирә апа Габделбәр абый урынына эшкә килгән. 1944 елда Сафиуллина Галимә апа, Галимә ападан соң Зиятдинова Гөлсирә апа клуб мөдире булып эшләгән.
1961 елда яңа клуб төзелә башлап, 1964 елда кулланышка бирелә. Бу елларда клуб мөдире булып Гыйләҗева Гөлзада апа эшли. 1968 елда Алабуга шәһәрендә китапханә техникумында белем алган Пыжмара кызы Алсу Әхмәтшинаны, инспектор булып эшләүче Люзия апа Яңгул мәдәният йортына эшкә чакыра. Алсу апа, Әминә апа Зәкиеваларда фатирда торып, Яңгул мәдәният йортында эшли башлый. Шул ук вакытта кино бүлегендә билет сатучы да булып эшләп, планны үтәп бара. Яңгул авылы егете, Нәҗип абый Сабировка кияүгә чыга. Ул эшләгән чорда, 9 айлык баянчылар курсында укып кайткан Фазылҗанов Нурислам сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ике елдан соң аны Нургалиев Салихҗан алмаштыра. Аның да биредә эшләү стажы ике елдан артмый. Аннан соң Алсу апа Рәхимә Газизуллина, Рәсүлә апа Гильманова белән эшли. Алсу апа 1978 елга кадәр директор вазыйфасын башкара.
1971 елда урта мәктәпне тәмамлаган Рәхимә апа Газизуллина ике ай гына Яңгул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шуннан соң партия оешмасы секретаре Филсур абый Хәтимов аны чакырып ала да мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп куя. Шулай итеп, 1971 елның сентябрендә Рәхимә апа Яңгул мәдәният йортында эшли башлый. Директор Алсу апа шул ук вакытта "Яңа тормыш" колхозы комсомол оешмасы секретаре да була. Тырышып, килешеп Алсу апа белән эшлиләр. Ә инде 1974 елда Рәхимә апаны Балтач мәдәният йортына методист итеп күчерәләр. Армиядән кайтып механизатор булып эшләүче Мөхәммәтгалиев Хәйретдин абыйны колхоз рәисе, авыл советы белән берлектә 1978 елның көзендә Алсу апа урынына мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Ул вакытта сәнгать җитәкчесе Рәсүлә апа Гильманова була. Хәйретдин абый эшкә килгән елны, клуб шактый искергән булу сәбәпле, 1980 елда капиталь ремонт үткәрәләр, дип хәбәр итәләр Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль челтәрдәге шәхси битләрендә.
Әлеге тарихи язманың дәвамы булачак.
Фото: instagram.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев