Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңгулда 20 еллык матур традиция яши (+фото)

Яңгул мәдәният йортында 8 март бәйрәменә ел саен зур концерт әзерлиләр.

“20 ел элек башланып киткән, хәзер инде традициягә әйләнгән, ир-егетләребез көче белән генә куела торган концертны авылыбыз халкы гына түгел, күрше авыл тамашачылары да көтеп ала һәм ул аншлаг белән үтә. Елдан-ел күңелле мәзәкләре, кызыклы биюләре, матур җырлары, моңлы көйләре белән тамашачыларны әсир иткән үзешчәннәребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!!

Үсеп килүче буын яшьләребез, авылыбыз егетләре, әлеге күркәм традицияне югалтмыйча, үз югарылыгында дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз”, дип шалтыралар Яңгул авылыннан.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт 8 март