"2015 - Россиядә әдәбият елы" уңаеннан Балтач гимназиясе китапханәчесе Асия Ибраһимова "Якташ язучыларыбыз һәм аларның иҗатлары белән танышу" дип исемләнгән тулы бер проектны дәвам итеп, бистәдә яшәп, иҗат итүче шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу кичәсе оештырды.
Шагыйрьлек сәләте күкләрдән иңгән диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына шигырь сөюче укучылар тагын бер кат инанды: гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Әхмәтова 9 һәм 10нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. "Бәхет нинди төстә?" дип исемләнгән бу дәрес шагыйрәнең киң кырлы иҗатын, тормыш биографиясендәге истәлекле вакыйгаларны үз эченә алды.
Мәгъмүрә ханымны бертапкыр да күрмәгән, аның иҗаты белән, гомумән, таныш булмаган кеше дә әлеге очрашудан күпме рухи азык алырлык дәрәҗәдә оста һәм эзлекле оештырылган иде. Аның шигырьләрендәге көчле рухлы шул ук вакытта нечкә күңелле хатын-кыз образының прототибы шагыйрә Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның үзе булуы исбатланды.
Пыжмара авылында дөньяга килгән кызчыкны язмыш яшьтән сынаган, ятимлек ачысы да, бертуганын югалту сагышы да читләтеп үтмәгән аны. Инде тормышлар көйләнде дигәндә дә сары сагышлар кабаттан уратып алган. Бер-бер артлы иң якын, газиз кешеләрен соңгы юлга озата ул: әнисен, ирен һәм көтмәгәндә 26 яшьлек улын җирли...
Әлеге истәлекләр белән уртаклашканда укучылар тын да алмый - Мәгъмүрә апаны тыңлый. Шул вакыт үзләре белән бер сыйныфта белем алучы Мәгъмүрә апаның оныгы Эмильгә күз салгалап алалар. Янәсе, нинди көчле икән бит синең дәү әниең, диләр алар...
Шул күтәреп булмастай олы кайгылардан җанын кая куярга белми бәргәләнгәндә иҗат коткарып калган аны. Йөрәгендәге кайнар ялкынны дәфтәр битләренә шигырь итеп күчерергә үзендә көч таба белгән. Шул рәвешле шигъриятькә дә тормыш тәҗрибәсе туплап, үткен фикерләре, гыйбрәтле фәлсәфәләре белән соңлап кына, бары 50 яшендә генә килгән. Шулай булса да, ике шигырь китабы бастырып чыгарырга өлгергән. Инде хәзер өченчесен нәшер итү мәшәкатьләре белән йөргән көне.
Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның бер-бер артлы укучылар һәм укытучылар башкаруында шигырьләре яңгырый, берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк сораулар ява. Ихлас фикерләр, иң кадерле, газиз затлар турында якты хатирәләр яңара, күңелләр нечкәреп, эчкерсез күз яшьләре тышка бәреп чыга, яңаклар буйлап энҗе бөртекләре тәгәри... Укучыларның Мәгъмүрә Хөрмәтуллина катнашында төшерелгән клипларны караганнан соң, күз яшьләрен сөртә-сөртә, бу чараны оештыручыларга рәхмәт әйтүләре - кунакның үзен дә тетрәндереп җибәрде.
- Бик уңышлы килеп чыкты бу очрашу. Мин янәдән илһам алып, канатланып иҗат итәчәкмен. Укучыларның йотлыгып тыңлауларына, иҗатым белән кызыксынуларына сөенәм, алга таба да очрашулар насыйп булсын! - диде шагыйрә күңеле булып.
Бүгенге яшь буынга тормышның кадерен, дөньяда яшәүнең мәгънәсен һәм әти-әни кадерен аңлатып бирү өчен нәкъ менә шушындый очрашулар, ачык дәресләр үткәрү кирәк икән ул. Әниләр көне якынлашкан көннәрдә үткәрелүе белән дә бу очрашуның укучыларга тәэсир итү көче бәяләп бетергесез зур булды. Укучылар матур әдәбияттан читләште, балалар китап укымый, дип чаң суккан бу чорда мондый очрашулар үткәреп, шагыйрь-язучылар белән якыннан танышу күпкә әһәмиятлерәк. Мондый чараларны киңрәк масштабта үткәрү, видеотасмага яздырып, алга таба кулланма әсбап итеп тә файдаланырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев