Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якын дуска

Һәрбер ялтыраган алтын түгел Алтын диеп сине ялгыштым. Ышандым мин сиңа чын йөрәктән Ә син...

Сер сөйләмә дустыңа
Ул дустыңның дусты булыр
Ул да сөйләр дустына
(халык сүзләре)

 

Һәрбер ялтыраган алтын түгел
Алтын диеп сине ялгыштым.
Ышандым мин сиңа чын йөрәктән
Ә син...
Ятлар белен мине алыштың.

Мин дус диеп сиңа серем чиштем
Бар дөньяга аны тараттың.
Мин үләргә хәтта әзер идем,
Мин бит сине
Үземнән дә артык яраттым.

Дошманымнан хич тә курыкмыймын,
Коралы юк һөжүм итәргә.
Дусларымнан хәзер курка җаным,
Дустың мөмкин башка җитәргә.

Бер авызың пешкәч икенче кат
Килэ икән өреп кабасы.
Ни кызганыч, соңгы сулышкача
Килгән иде тату каласы.

Серем саклыйм, серле сандыкмын мин
Бикле йозак, ачкыч югалган.
Серен сөйләп якын дусларына
Бездәй башлар күпме югалган.

Дустым да юк хәзер, дошманым да
Серем сөйлим бары җилләргә.
Җилләр, беләм, аны таратмаслар
Китеп барсам кайтмас илләргә.

Сер сөйләмим, сүз дә җиткермимен,
Вакытында ачы сабак алдым.
Бер ялгызым йөрим алга карап,
Гайбәтләрдән, шөкер, исән калдым.

Мәгъмурә Хөрмәтуллина

Фото: pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь Мәгъмурә Хөрмәтуллина