Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә (+фото)

Норма мәдәният йорты бер дә тынып тормый,  биредә концерт өстенә концерт, спектакльләр, очрашулар, истәлекле чаралар үтеп кенә тора. Норма, Кариле авылларының сәнгатькә hәм мәдәнияткә гашыйк халкын берләштереп, Зилә Шәрипова белән Лилия Шәйхетдинова авылдашлары өчен армый-талмый хезмәт итә.

Әлеге җирлек өчен шактый таныш шәхес Флёра Кәлимуллинаның исемен авылдашлары күңелендә яңарту максатыннан, Норма, Кариле авылынының хатын-кызларын ел саен чәй табынына дәшү дисеңме, 23 февральдә ел саен яше- картының, бала-чаганың мәш килеп тау шуу, бәйрәм концертлары, тематик кичәләр, спектакльләр – болар әле соңгы вакытта үткән чаралар гына.

– Тырышып, бердәм булып эшләгәч, нәтиҗәләр дә бик матур. Тагын да кызыклы очрашулар оештырып эшләргә язсын, киләчәккә дә планнары зурдан кызларның, уңышлар аларга, – ди авылдашлары.

Кызлар авылдашлары өчен җаннарын фида кылырга әзер, туган төбәкләренең бөтен матурлыгын, күркәм, тырыш халкын, данлы-талантлы якташларын башкаларга да таныту теләге белән янып йөриләр.

Мәдәният хезмәткәре ул матур чаралар белән җитәкчелек итүче генә түгел, ул декоратор, режиссер, методист, сценарист, хореограф, тәрбияче, тегүче-модельер, сәхнә киемен юып, ертылганын тегүче дә, буяучы-маляр, йөк ташучы да, чүкеч тотып кадаклаучы да. Мең дә бер төрле эш башкарсалар да, Зилә белән Лилия хезмәтләреннән зарланмыйлар, ә киресенчә ямь һәм тәм табып эшлиләр.

– Авылдашларның эштән соң ял итәргә дип мәдәният йортына килергә атлыгып торулары, чараларның тулы заллар белән үтүе, халыкның мөрәҗәгать иткәндә безгә каршы килмәве – хезмәтебезнең иң зур нәтиҗәсе. Ә тырыш хезмәт нәтиҗәсе эш барышындагы килеп туган барлык авырлыкларны да, йокысыз төннәрне дә оныттыра, – ди Зилә Шәрипова.

Норма мәдәният йортында әнә шулай үз эшләренә чын күңелдән бирелгәннәр эшли. Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев