Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьлеккə кайту

Елларымны бүген атлап үтеп, Кайтып килдем əле яшьлеккə. Күңелемнең илəслəнгəн моңы Басылмасмы микəн ничек тə?

Елларымны бүген атлап үтеп,
Кайтып килдем əле яшьлеккə.
Күңелемнең илəслəнгəн моңы
Басылмасмы микəн ничек тə?
Яшьлек, яшьлек! Мине тиле хислəр
Ул юлларга никтер əйдəде.
Əйтерсең лə, кул сузымы гына
Ул шундадыр-ямьле жəйдəдер.
Август жиле жанны сыйпап уза,
Агачлардан алма коела.
Ерак офыкларда калган яшьлек
Яулык болгый кебек тоела.
Машинаның ишеген ача төшеп,
Тирə-юньне ныклап күзəтəм:
Яшьлегемнең гүзəл чоры үткəн
Таныш жирлəр инде үзгəргəн...
Əнə инеш. Һаман салмак ага,
Суы да бит-чыпчык тезеннəн.
"Саумы, инеш!" - дигəн эчке аһəң
Ургып чыкты кинəт күңелдəн.
Шушы инеш язгы ташкыннарда
Əй ага иде ярсып,шашынып.
Симфония булып яңгырый иде,
Йөз гөрлəвек,бергə кавышып.
Зəрə тавы,таныйсыңмы мине?
Уйчан таллар, нигə дəшмисез?
Татлы төшле алсу яшьлегемдə
Сез бит миңа сердəш идегез.
Инеш аша салган күперчек тə
Ятсынып ла миңа карады:
"Коңгырт күзле кызый түгел бит син!"
Хак əйтəсең, əйе, картайдым...
Хисле күңел генə ризалашмый,
Ни эзли ул шушы сукмактан?!
Əйтерсең лə,яшьлек,житəклəшеп,
Килеп чыгар кебек шул яктан.
Яз килəсен кышын хəбəр итеп,
Жылы жиллəр һаман исəме?
Табак кебек яшькелт ай һаман да
Моңсуланып,күктə йөзəме?
Бар дөньяны кочып алыр сыман
Шашкын хислəр,кая киттегез?
Сез-томырылып чапкан ак хыяллар,
Мəхəббəттə жилкəн идегез!
Ком чүлендə торган дəрвиш сыман.
Мең сорауга жавап табасы...
Таллар гына миңа пышылдады:
"Хатирəлəр-бары дəвасы..."
Сагыш төяп,кайтыр юлга чыгам,
Күзлəремə тула яшь кенə...
Искə алып була,сагынып була,
Барып кына булмый яшьлеккə...
Арттан куып житеп август жиле
Юатты бит сынык күңелне:
"Сагынырдай яшьлегең булу -
Бу - үзе бер бəхет түгелме!"

Илсөя Һадиева
Август.19.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь