Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әйдәгез, Чапай турындагы җырны искә төшерәбез

6-7 июльдә Уфа районы Кызыл Яр авылында Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган “Агыйдел өстендә яшен” фестивале үткән.

Нәкъ менә шушы урында моннан 100 ел элек Уфаны алу өчен Чапаев үзенең 25нче укчылар дивизиясе белән салларда Агыйдел елгасын кичеп чыккан.

Әлеге фестивальнең иң чагу мизгеле Василий Чапаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.

Чапаев образы әдәби әсәрләр, кинолар, хәтта анекдотлар аша да безнең күңелләрдә яши. Һәйкәл ачылу турында ишеткәч, мәктәптә Чапаев турында җырлаган җырны хәтеремә төшерергә тырышып карадым. Тәки искә төшердем бит. Ягез, сез дә, хәтерегезне эшкә җигеп, буш калдырылган урыннарга җырның сүзләрен язып карагыз. Ә бәлки бөтәнләй яңа җыр да туар әле..


Мин Чапаев абыемны
.......   .....   беләм.
Аңа  .......    тырышып,
......    ......    киям.

***
.......     әтиемнеке
Шуңа ... .. башыма,
Күпме ....... ...... да ,
......  ......   кашыма.

Автор : Гаянова Гүзәл
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Чапаев абыемны Кинодан күреп беләм! Аңа охшарга тырышып, Кызыл папаха киям

    Теги: Чапаев