Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчы Альберт Нурминский: «Үзем дә шаккаттым»

Альберт җомга көнне Норма авылы мулласына шалтыраткан, ә якшәмбе көнне никах укытканнар.

«Хәзер иртән үзем ашарга пешермим. Бу инде Алсуның вазыйфасы. Өйләнгәнемә үзем шаккаттым», — ди Альберт.

«Алсу белән без өч еллап дуслашып йөрибез. Мин төрле шәһәрләрдә чыгыш ясыйм, еш кына авырыйм, күз тия. Минем әби дә өшкерүче, төрле муллалар янына да барам. Берюлы бер мулла «Альберт, күзләр тигән, һәрчак кеше янында йөрисең. Ә нигә әле син никах укытмагансың? Сиңа никах укытырга кирәк», диде ул.

Альберт озак уйлап тормаган. Җомга көнне Норма авылы мулласына шалтыраткан, ә якшәмбе көнне никах укытканнар. «Туганнар барысы да шаккаттылар. Көтмәгәндә булды бу. Алсуның туганнары Башкортстанның Туймазысыннан ук тиз арада килеп җиттеләр», — ди җырчы.

Альберт тумышы белән Норма авылыннан. Ул карьерасын үзе иҗат иткән татар җырлары белән башлап җибәрде. Хәзерге вакытта рус телендәге җырлары бик популяр. Алар күп кенә музыкаль платформаларда иң күп тыңланганнар рәтенә керә. 19 июнь Туймазы кызы Алсу белән никах укытты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Нурминский