Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчы Рөстәм Насыйбуллинның зур куанычы бар

Уникаль тавыш иясе, Казан филармониясе җырчысы Рөстәм Насыйбуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Әлеге хәбәрне җырчының социаль челтәрләрендә күреп алдык. Мактаулы исем бирү турындагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Рөстәм Насыйбуллин концертыннан соң: «Кәҗә» тавышлар туйдыра башлаган иде инде..."

Рөстәм Насыйбуллин — Чаллы егете. 2000 елда гаиләсе Чаллыдан Нурлат районы Кизләү авылына күченгән. 1нче класска авыл мәктәбенә барган. 9 ел музыка белеме алган: 4 ел Норлат балалар музыка мәтәбендә шөгыльләнгән, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (Ания Туишева, аннары Ренат Хәбибуллин классы), Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Эдуард Туманский классы, 2018), читтән торып, Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын (2023) тәмамлаган.

Репертуарында күбрәк классик, ретро әсәрләр. Татар, рус, итальян телләрендә җырлый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактаулы исем