Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йөрəклəрдə безнең ялкын, ут

Көнлəшүдəн шартлап ярылсыннар, Икəүлəшеп əйдə əйлəник. Кан басымы югарыда булса, Төшеп китсен əле түбəнгə.

Көзлəрдə дə язлар кабатлана,
Нигə безне читлəп үтсен ул?
Житмештə дə əле бирешмибез,
Йөрəклəрдə безнең ялкын, ут.
Катаракта борчыса да мине,
Күзкəйлəрем сине күрə эле.
Көнлəшүдəн шартлап ярылсыннар,
Икəүлəшеп əйдə əйлəник.
Кан басымы югарыда булса,
Төшеп китсен əле түбəнгə.
Тормыш ваклыклары читтə калсын,
Кара-каршы икəү биегəндə.
Ревматизм əллə кая китте,
Шыгырдамый һич тə тезлəрем.
Əфсен-төфсеннəрне укып,
Əллə гипнозладың, гүзəлем?
Фитнес, массаж, сауна, бассейннар -
Кирəкмилəр миңа берсе дə.
Хислəнешеп, икəү биибез без,
Көнче жаннар əйдə күрсен лə.
Яшь чактагы нəзек биллəреңне
Капласа да майлар катламы.
Минем өчен син кадерле əле,
Һаман да яшь, зифа, аппагым.
Затлы калфак белəн түбəтəй дə
Күркəм итə йөзне, күрегез.
Тик сокланып карамагыз, зинһар,
Тимəсен лə яман күзегез.
Чүгеп-чүгеп бүген биегəндə,
Сер бирмимен ятка, аппагым.
Купсын əйдə, купсын бөердəге
Əллə ничə еллык ташларым.
Холестерин, бүсер, шикəр-микəр -
Башларымнан гүпчим очтылар.
Сынатмыйкчы əйдə, күгəрченем,
Идəннəрдəн купсын очкыннар.
Гармунчы да без биегəн чакта,
Өздерепме, ай-һай, өздерə.
Матуркаем, синең күз карашың
Йөрəгемне утсыз көйдерə.
Геморрой да əллə кая качты,
Булды микəн соң ул миндə?!
Əйдə, карчык, бирешмичə биик,
Дəртлəнешеп, икəү бу көйгə.
Инфарклы йөрəк-моторчигым,
Шашып-шашып, бүген сикерə.
Авыртудан түгел, яратудан
Ул, мөгаен, шулай тилерə.
Дуслар, шулай яшьнəп яшик əле,
Үрнəк алып, биеп карагыз.
Мастер-классны сезгə күрсəттелəр
Супер əби белəн бабагыз!

Илсөя Һадыева.

Фото: социаль челтәрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь