Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырланасы җырлар бар әле

Бәйрәмегез мөбарәк, өстәлләрегез түгәрәк булсын, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Балтач районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге 6 мәдәният тармагын берләштерә: 46 клуб һәм ике автоклубны үз эченә алган Балтач авыл клублары челтәре, 32 зурлар һәм 2 балалар китапханәсен берләштергән Балтач авылара үзәк китапханәсе, 7 филиалы булган Балалар сәнгать мәктәбе, Карадугандагы Себер тракты һәм Муса Җәлил музее, Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары филиалы белән Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музее. Әлеге мәдәният учакларында 241 хезмәткәр эшли, шуларның 171е үз эшләренең белгечләре. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре ел әйләнәсе урак өстендә. Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре ул яктан бигрәкләр дә оста, алар үрнәгендә филиаллары да уңышлы эшли. Сезонны яптык диләр дә, җәй буе сабантуйларын һәм тагын башка авыл бәйрәмнәрен гөрләтәләр, печән өстендә, урып-җыю вакытларында уңган кыр хезмәткәрләренә ялкынлы җырлар, биюләр бүләк итәләр, аннан көзге балл кичәләре белән янә сезонны ачып җибәрәләр һәм алкышлап туймаслык концертлар, уйландыра торган спектакльләр куялар, шоу-тамашаларны да оста оештыралар. Моннан тыш төрле түгәрәкләр оештырып, яшь буынны мәдәнияткә-сәнгатькә тартуда, талантларны барлау ниятеннән күп кенә бәйгеләр уздырып, үзләре үк тә шул бәйгедә жюри әгъзалары булып, район мәдәниятен үстерүдә күпвакыт көнне-төнне белми эшлиләр. Техник хезмәткәрләрдән башлап барысы да үзешчән артистлар, коллективта берәү дә үткәрелгән чарадан читтә калмый дисәң дә ялгыш булмас. Яшь, заманча карашлы, белемле, чит ил мәдәниятенә кадәр үзебезнекенә яраклаштырып куллана белгән талантлы коллективның премьераларын икешәр-өчәр тапкыр кабатлаган чаклары аз булмады, һәммәсендә дә зал тулы тамашачы җыелды. Ял сәгатьләрен, бәйрәмнәрне бизәү белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар.
Хәзерге вакытта район мәдәният бүлегендә яңа җитәкче - җыр-моңга әвәс Субаш җирлегендә туып, зур сәхнәләрдә биеп-җырлап үскән егет - Илназ Петров.
Бәйрәмегез мөбарәк, өстәлләрегез түгәрәк булсын, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Җырланасы җырлар бар әле дип, мәдәнияттән читләшми, киресенчә, аны баетып, камилләштереп яшәргә һәм эшләргә язсын сезгә!

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният хезмәткәрләре

erid: 2VtzqwTSgT9