Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Юбилей кичәсендә Гарифҗан Галиев үз исемендәге премия лауреатларын котлады (+бик күп фото)

Бүген Чепья мәдәният йортында "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиевның 95 яшьлек күркәм юбилее билгеләп үтелде

"Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиевның 95 яшьлеге уңаеннан "Үткән гомер- һәркемнең үз көзгесе ул" дип исемләнгән юбилей кичәсе Чепья мәдәният йортында узды. Юбилярны район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васил Вәлиев котлады. 

Юбиляр котлаулар, бүләкләр генә кабул итеп калмыйча, үзе дә ике райондашыбызны премия белән бүләкләп узды. 

Хәтерләсәгез, районда танылган мәгариф хезмәткәре, тарихчы, меценат, иганәче, Бөек Ватан сугыш ветераны, Чепья җирлегендә «Халыклар дуслыгы» музеен оештырган Гарифҗан Галиевның үз исемендә премия булдыруы турында хәбәр иткән идек. Әлеге премия районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән берәр яшь хезмәткәргә биреләчәк, дип яздык.

Гарифҗан Галиев исемендәге премия лауреатлары булып Чепья урта мәктәбе директоры урынбасары, балаларга белем бирү белән беррәттән җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Нина Давлекова белән Сосна мәдәният йорты директоры, районның мәдәниятен үстерүдә лаеклы өлеш кертүче Гөлнара Закирова танылды.

Юбилей кичәсендә Гарифҗан ага аларны ияләренә үзе кул кысып тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия Гарифҗан Галиев