Мәдәният
ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Кеше гомерендә була торган иң мөһим -күңелле дә, борчулы да вакыйгаларны теркәп баручы районның ЗАГС бүлеге тарихы бик тирән.
- Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнгән, алар төрле архивларда туплана. Безнең ЗАГСның шәхси архивында андый документлар 1920 елдан саклана, - ди бүлек башлыгы Люция Нигъмәтҗанова.
Бүгенге көндә Балтач ЗАГС бүлегендә ике кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Җитәкчедән тыш, әйдәп баручы белгеч Эльмира Каюмова никах теркәү, бала туу, үлү, аерылышу, исем-фамилияләр алыштыручы, уллыкка бала алучы һәм башка белешмәләр бирү өстендә эшли. Иң мөһиме - мөрәҗәгать итүчеләргә һәрчак мөлаем, дустанә мөнәсәбәттә булу, ди алар. ЗАГС хезмәткәрләрен быел никахлашучылар санының һәм балалар тууының узган елгыга караганда азрак булуы борчый. Әмма яңа елда вәзгыять уңай үзгәререр, дип өметләнә алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев