Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Затлылык бездән башлана (фото)

Альбина тудырган киемнәр үзләренең затлылыгы, нәфислеге, миллилилеге белән аерылып тора. Ул тудырган өс киемнәреннән әзерләнгән күргәзмә шулай ук чарага ямь өстәп торды

«Кешене эше бизи» дигән бик матур әйтем бар халкыбызда. 25 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә үткән яшүсмер кызлар өчен «Затлылык бездән башлана» дип аталган чарабызның мәртәбәле кунагы Альбина Фазлыева турында да шулай әйтергә кирәк.

Бөрбаш авылында яшәүче, 4 газиз күз нурларына әни, төп йорт килене булу өстенә үз кием коллекциясен булдырып, бер ел эчендә өч кибет ачкан, республика киңлекләрендә генә түгел, башка төбәкләргә дә үзенең матур хезмәте белән танылган блогер — Альбина Фазлыеваны белмәгән кеше юктыр.

Чара барышында яшүсмер кызлар өчен иң кирәкле темалар күтәрелде. Хатын-кызның бәхете-гаиләдә икәнен ассызыклап, әдәп-әхлак темсы буенча бик мәгънәле, файдалы киңәшләр бирелде, бүгенге көндә актуаль темаларыбызның берсе булган — блогер тормышы буенча Альбина үз үрнәгендә тәкъдимнәрен әйтте, күңелдә йөрткән һөнәрне дөрес сайлау, шул һөнәр буенча хезмәтеңне үстерү буенча фикерләр җиткерелде. Очрашу кичәсе бер тында, җылы, шул ук вакытта бик күңелле үтте.

Альбина тудырган киемнәр үзләренең затлылыгы, нәфислеге, миллилилеге белән аерылып тора. Ул тудырган өс киемнәреннән әзерләнгән күргәзмә шулай ук чарага ямь өстәп торды. Ә инде кызларыбызга бүгенге заманада җайлы ысул белән матур итеп чәчне күрсәтмәү мөмкинлеге аша мастер-класс үткәрү, килгән кунакларыбызның күңелләрендә онытылмас якты мизгелләр булып озак вакыт сакланыр дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев