Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөһрәбез нинди хыял белән яши?

Хыялларыңның чынга ашуын телибез, Зөһрә!!!

«Яңа исем» иҗат лабораториясе әдәбият сөюче, иҗат итүче яшьләрне барлавы, әдәби осталык мәктәбендә һәр кызыксынган кеше катнаша алуы турында сайтыбызда язган идек инде.

Әлеге проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырылды.

Биредә райондашларыбыз да катнашты.

«Яңа исем» иҗат лабораториясе тәмам. Катнашучыларга нинди файда китергән? Иҗади мәктәп кысаларында кыенлыклар булганмы?

Бу хакта райондашыбыз, Көшкәтбаш кызы Зөһрә Рамазанова менә нәрсәләр ди:

Мин иҗат белән мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганнан бирле шөгыльләнә башладым. Мин — һөнәрем буенча игътисадчы, бухгалтер. Иҗаттан ерак өлкәдә эшлим. 10 ел Йошкар-Ола шәһәрендә яшәдем: татар мохитеннән һәм яшьләреннән еракта. Туган ягыма кайтканнан соң, яңадан иҗатка атладым.

Әдәби мәктәптә укыган чорда миңа иң авыры- тәнкыйть кабул итү булды. Безне сыйфатлы шигырь язарга өйрәтәм диеп тырышкан остазыма чиксез рәхмәт! 

Проектта катнашу алдыннан икеләнү, үз- үзем белән көрәшү булды. Тик шулай да иң соңгы көнне( дөресрәге, төнне) гариза җибәрдем. Шуннан соң минем тормышым 180 градуска үзгәрде. Проект барышында төрле алымнар кулланып, бик күп шигырьләр туды. Алар журнал битләрендә басылып чыкты. Төрле очрашуларга чакыра башладылар. 

Кыскасы, мин үзем сыман иҗади яшьләр казанында кайный башладым. Шуңа күрә, монда җиңүчеләр арасында булу мөһим дә түгел кебек иде. Тик шулай да рәхәт хисләр! Оештыручыларга бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Аларның өметләрен аклап, тагын да күбрәк иҗат итәсе килә хәзер.

Алга таба да төрле бәйгеләрдә катнашып, үземне сыныйсым килә. Иҗатның башка юнәлешләрен дә өйрәнеп, иҗат итәргә уемда бар. Хыялым — үземнең кесә китабымны чыгару.

Хыялларыңның чынга ашуын телибез, Зөһрә!!!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөһрә Рамазанова