Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зәйнәп Фәрхетдинованы Шода авылы белән кем бәйли? (+фото)

Шода авылында яшәүче мөгаллимә Гөлнур Хәбибуллинаның Зәйнәп Фәрхетдинова белән дуслыгы инде озак еллардан бирле бара.

Алар сыйныфташлар да, группадашлар да, авылдашлар да түгел. Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы Зәйнәп белән гап-гади авыл укытучысын ни бәйле? Җавап гади - иҗат, җыр-моңга булган мәхәббәт.

Күрше Арча районының Апаз авылында туып-үскән Гөлнур Шода авылына килен булып төшкәч, авылда тагын бер җырчы сандугач арта. Күрше Куныр урта мәктәбендә немец телен укытудан тыш, җыр дәресләре дә алып бара. Ул укыта башлагач, җырга талантлы балалар ачылып, зур сәхнәләргә аяк атлый. Гармунчылар Илнур Әүхәтшин, Илнур Хәмидуллин, җырчылар Ләйсәрә Шәйхелмәрданова, Гөлфинә Шаһиәхмәтова, Алсу Фазлыева, Диләрә Ваһитовага сәнгать дөньясына тәүге адымнар ясарга ярдәм итүче дә, аларга әле дә булса, төпле киңәшләре белән терәк булучы да ул Гөлнур ханым.

Зәйнәп белән нинди уртаклык бар диярсез. Элек мәктәпләрдә һәр сыйныф нинди дә булса исем йөртә иде. Ә Гөлнур Габлелфәртовнаның һәр сыйныфы "Зәйнәп" исемен йөртте. Моннан тыш, җырчы белән тыгыз элемтәдә дә тордылар. Казанга сыйныфы белән Зәйнәп концертларына барулар яки аны зур сәхнәгә чыгып котлаулар дисеңме, Зөфәр белән Зәйнәпнең Куныр урта мәктәбенә кунакка кайтулары моңа ачык мисал булып тора. Туган көннәрдә, юбилейларда да бер-берсен онытмыйлар әлеге ике гүзәл ханым. Гөлнур апа Зәйнәп белән Зөфәрнең бер генә концертын да калдырмаска тырыша. Лаеклы ялда булган мөгаллимә инде оныклары күңелендә дә җырчыларга карата мәхәббәт тәрбияли. Зәйнәпнең чираттагы бер концерты вакытында Гөлнур ханым сәхнәгә оныгы белән бергә чыгып, Зәйнәп башкаруындагы җырны башкардылар. Зәйнәп ханым ул чакта нәни кызның кочаклап, ихлас рәхмәтләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев