Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1-4 сыйныф укучылары 1 сентябрьдән бушлай туклана башлаячак

Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде.

«Быелгы яңалык — 1 сентябрьдән бөтен башлангыч мәктәп бушлай тукланачак. Без моңа тулысынча әзер», - диде шәһәр башлыгы. Метшин искәрткәнчә, мәктәптә туклану өлешендә барлык укучылар өчен дә тигез шартлар тудырылырга тиеш. «2005 елда мин Азинодагы бер мәктәпкә бардым. Ашханәнең сул ягында өстәлләрдә бәрәңге боламыгы, котлет, компот һәм ватрушка бар иде. Икенче якта - компот һәм ватрушка гына. Миңа директор беренчесе – ата-аналары туклану өчен түли ала торган балалар өчен, ә икенчесе - ата-аналары туклануга акча тапшырмаган балалар өчен, дип аңлатты. Ягъни бюджет хисабына алар компот һәм ватрушка гына алалар», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул. «Минем өчен бу шок булды. Җиде-тугыз яшьлек балага монда компот эчкәнне, ә янәшәсендә котлет, сосиска, бәрәдге боламыгы ашауларын ничек аңлатырга? Ул чакта без барлык балалар да мәктәпләрдә бертөрле тукланырга тиеш дигән карар кабул иттек. Алар төрлечә укырга, киенергә мөмкин, әмма алар мәктәптә бертигез ашарга тиеш, бу безнең өчен өстенлекле», - диде Казан мэры. Аның сүзләренә караганда, 2006 елдан мәктәпләр авыр тормыш хәлендә булган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балалар саны буенча мәгълүматлар җыя башлый. «Узган уку елында бу 18 процент иде, иң авыр елларда 22-23 процентка кадәр җитте. Шәһәр бюджетына бу 338 млн сум тәшкил итә. Тик күп нәрсәдән баш тартырга мөмкин, әмма ашханәдәге гаделсезлектән түгел. Мәктәптә туклану бер үк төрле булырга тиеш — безнең өчен бу өстенлекләрнең берсе», - диде Метшин.
Ул заманча мәгариф оешмаларында мәктәп рестораннары булдырыла, диде. «Без мәктәп ашханәсе төшенчәсеннән күптән киттек, бу - мәктәп рестораны. Бу - яңа формат, ашау -эчү, сәламәт туклану өчен генә түгел, аралашу урыны да», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы. Татарстан Президенты карары буенча, 1-4 сыйныф укучылары 2020 елның 1 сентябреннән түләүсез туклана башлаячак. Хәзер республикада 1402 гомуми белем бирү учреждениесе бар, анда 433 мең 599 бала укый.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/1-4-syynyf-ukuchylary-1-sentyabrdn-bushlay-tuklana-bashlayachak

http://tatar-inform.tatar

Фото: http://kzn.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь