Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

5 октябрь – Укытучылар көне!

Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!

Мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, адәм баласы үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнлеген аңлый башлыйдыр, мөгаен. Дөньяны танырга өйрәткән, гыйлемле-белемле иткән укытучыга карата мөнәсәбәт гасырлар буена үзкыйммәтен югалтмаган һәм хәзер дә, заманалар үзгәреп, мәгарифтә бер-бер артлы үзгәрешләр булуга карамастан, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәтнең зурысын күрсәтергә бурычлыбыз.Укытучыларның авыр, катлаулы, җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Аларга, кылган игелекле эшләренең бәрәкәтен күреп, чиксез рәхмәтләргә төренеп, исән-сау яшәүләрен һәм эшләүләрен телисе килә.Нинди генә үзгәреш баскычларын үтәргә туры килмәсен, хәтта ки коронавирус аркасындагы чикләүләр чорында да алар яңа алымнарны үзләштереп, балаларны белемле итә, тәрбияви яктан камилләштерә беләләр.

Районыбыз укытучыларына алга таба да эшләрендә зур уңышлар, тормышларына бәрәкәт, сабырлык, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар игелеге теләп калам. Бәйрәмегез куанычлы булсын!

erid: 2VtzqwTSgT9

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне

erid: 2VtzqwTSgT9