50дән артык веб-редактор Казанда очрашты (+ фото)
Бүген «Татмедиа»да район сайтларының веб-редакторлары өчен укулар уза.
"Татмедиа"да узучы семинарда районнардан килгән 50 дән артык веб-редактор катнаша. Алар арасында хезмәттәшебез "Хезмәт" газетасы сайтының веб-редакторы Гөлзидә Газизуллина да бар.
Семинардагылар өчен лекцияләр, төркемнәрдә эшләү, стратегик сессия, эшлекле уенны үз эченә алган бай программа тәкъдим ителде. Чараның спикеры - «Татмедиа» АҖ медиамәктәбе директоры Александр Третьяков.
Семинарны ачу тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты.
- Укулар кызыклы булырга ошап тора. Биредә алган белемнәр һичшиксез эшчәнлегебездә ярдәм итәчәк, - ди хезмәттәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев