Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алинәбезне укучы формасы белән сөендердек (фото)

Бүген газетабыз коллективы Куныр авылында яшәүче Алинәне "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында укучы формасы һәм аяк киеме белән сөендерде.

Коллективыбыз август аен аеруча дулкынланып каршы ала. Җәйге каникуллар тәмамланып, укуга әзерлек чоры булгангамы, әллә инде ел саен Алинәбез безне, ә без Алинә белән очрашуны көткәнгәме, бу чор аеруча җаваплы тоела.

Хәтерләсәгез, өч ел элек Куныр авылында әбисе Нурания белән яшәүче Алинәне тәүге тапкыр белем иленә аяк атлаганда портфель һәм укучы формасы белән куандырган идек. Шул очрашудан һәрберебез күңеленә назлы, ягымлы кыз булып кереп калган Алинәгә ярдәм итү, авыр тормышын бераз булса да җиңеләйтүне үзебезгә максат итеп алдык. Инде менә шулай өченче ел рәттән Алинәне мәктәпкә әзерләүдә үзебездән зур өлеш кертәбез. Быел исә ярдәм итүчеләр дә табылды. Алинәне нәрсә белән куандырыйк икән дип универмагның сату рәтләре буйлап йөргән чакта шәхси эшмәкәр Наилә Гарипова үз ярдәмен тәкъдим итте (Эшмәкәр ханым турында язма алдагы сәгатьләрдә дөнья күрәчәк). Укучы балаларга формалар, блузка-юбкалар, костюм-чалбарлар, аяк киемнәре сатучы эшмәкәр ханымның иганәчелек ярдәме белән Алинәбезгә укучы формасы алдык.

Балтачыбызда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең төп чарасы 12 августка билгеләнгән булса да, газетабыз коллективы Алинәне бүген үк куандырып кайтты.
- Килүегезне бик көтте Алинә, - дип каршы алды безне Нурания апа.

Алинә исә шул арада куеныбызга нәни бала кебек сыенды. Ихлас елмаюы белән күңелләрне иретүче Алинәбез быел тагын да үсеп киткән. Бүләкләребезне зур рәхмәтләр белән кабул итеп алды да, мизгел эчендә киенеп, безнең каршыбызга чыгып та басты.

- Бик матур булган, - диде сөнеченнән кызчык.

Без дә бик куандык. Баланың ихлас шатлануын, зур өмет белән тулы карашын күреп сөендек. Инде Ходай әбисе Нураниягә сәламәтлек насыйп итеп, Алинәбез дә бу уку елын уңышлы, сау-сәламәт булып тәмамласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250