Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алия Зәкиева: “Максатыбыз – һәр укучыга дөрес юнәлеш, төпле белем бирү” (+фоторепортаж)

Бүген матур традиция буенча узган уку елындагы эшне бәяләү һәм быелгы уку елына үсешнең төп юнәлешләрен билгеләү, проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен Балтач районы укытучылары конференциягә җыелды.

Конференция «Балтач районы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре» дигән исем астында узып, аның эшендә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Булат Мөнир улы Яруллин катнаша.

- Алия Юнысовна, бүгенге көндә районыбызда мәгариф оешмаларының матди-техник базасын ныгыту, аларны заманча җиһазлар белән баету буенча гаять зур эш башкарыла. Яңа уку елын нинди яңалыклар белән каршы аласыз?
- Балтач районы мәгарифенең төп максаты булып сыйфатлы һәм һәр укучы үзләштерердәй белем бирү тора. Материаль-техник яктан тәэмин ителешкә килгәндә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кабул иткән капиталь ремонт программасы нигезендә 2012 елдан бирле районыбызда 8 мәктәп, 4 балалар бакчасы төзекләндерелде. 2017 елда капиталь ремонт программасына керү бәхете Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасына һәм Салавыч балалар бакчасына елмайды. Әлеге программа нигезендә 2020 елга барлык уку йортларына капиталь ремонт ясап бетерү күздә тотыла. Бу программадан тыш, Чапшар авылында ябылган башлангыч мәктәп-балалар бакчасы урынына купфункцияле үзәк төзелеп ята. Балтач урта мәктәбенең ашханәсе зурайтыла. Чепья урта мәктәбенен спортзалы авыл мәктәпләренең спорт залларын төзекләндерү программасы аша ремонтланды, район бюджетыннан Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасына - 319 мең, Дорга балалар бакчасына - 15 мең, Кенә мәктәбенә эчке бәдрәф ясау өчен - 240 мең 804 сум, Бөрбаш Сәрдегәненә һәм Улисьялга түбә алыштыру өчен 178 мең 814 сумлык финанс ярдәме күрсәтелде. «Үз мәктәбеӊә ярдәм ит!» акциясе кысаларында Пыжмара, Кенә, Нөнәгәр, Субаш мәктәпләре биналарына ремонт ясалды.

- Материаль-техник яктан тәэмин итүнең тагын бер юнәлеше булган укыту әсбаплары белән тәэмин ителеш ничек?
- 2017 нче елда яңа Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында барлык мәктәпләрнең дә 7 сыйныф дәреслекләре тулаем алыштырылды. Яңа уку елына министрлык аша 2 млн 780 меӊнән артык сумда федераль һәм региональ дәреслекләр, удмурт теленнән 46 000 сумлык дәреслек кайтты.

- Бүген укытучыларга, аерым белгечләргә кытлык бармы?
- Чыгымнарны мөмкинлекләргә тәӊгәл китерү нәтиҗәсендә районыбызмәктәпләрендә педагоглар саны кимү күзәтелә. 2016 нче елдаалар 521 булса, буген 487 укытучы хезмәт куя. 2015 елдан башлап озынайтылган көн төркемнәре кыскартылып, быел 23,50 штат калды. Узган ел 2 мәктәптә директор ярдәмчесе штаты ачылган булса, бу уку елында Балтач гимназиясенә ярты штат инновацияләр белән эшләуче штаты биреләчәк. Кыскартуларга эләккән хезмәткәрләрбезне эш белән тәэмин итү ихтыяҗы булганлыктан, яшь педагогларны районга кайтарырга мөмкинлек юк диярлек. Шулай да Балтач, Субаш мәктәпләре инглиз теле, Балтач гимназиясе физик тәрбия укытучыларын кабул итәр, дип көтәбез. Районда математика укытучыларына да әлегә ихтыяҗ бар.

Ике ел рәттән укытучылар үзләре дә бердәм дәүләт имтиханнары форматында сынаулар уздылар. Башлангыч сыйныф укытучылары нәтиҗәләреннән кала, барлык фәннәрдән дә баллар республиканыкыннан югары. Шулай да үзебезнең Бердәм дәүләт имтиханнары белән чагыштырсак тарих һәм географиядән укытучылар чагыштырмача начар нәтиҗә күрсәтәләр.

- Бик күп сораулар тудырган автобус мәсьәләсе хакында да сөйләп үтсәгезче?
- Автобуслар белән тәэмин ителешкә килгәндә, 800 дән артык укучыны 24 автобус йөртә, 33 маршрут бар. Шуныӊ 2се яӊа ачылды: Балтач гимназиясе һәм КечеЛызи мәктәпләрендә. Яңа уку елына 3 автобус - Бөрбаш, Карадуган, Кече Лызи мәктәпләренә бирелде, 1 автобус резервта тора. Ниһаять, автобусларыбызны районга кайтара алдык. Бу очракта мәктәп автобусларына булган катгый тәләпләр аркасында аларны читтәге оешма аша йөртә идек. Бу уку елыннан барлык тиешле таләпләрне үтәп, автобуслар районныӊ ХЭС оешмасы аша хезмәт күрсәтәчәкләр.

- Туклану мәсьәләсенә дә киңрәк тукталыйк әле...
- Төп бурычларыбызның берсе - белемле һәм сәламәт балалар тәрбияләү. Димәк, мәктәпләрдә укучыларны кайнар аш белән тәмин итү, туклану мәсьәләләрен дә һәрвакыт күз уңында тоту зарур. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кайнар аш белән тәэмин итү күптән инде 100 %. 2017 елныӊ мартында Роспотребнадзор идарәсе белгечләре белән берлектә 4 вариантта 2 атналык меню төзелеп мәктәпләргә җиткерелде. Шуның нигезендә барлык укучылар да 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителделәр. Уртача 30 сумлык ашауның 18-20 сумын әти-әниләр түләп килә.

2016 елның 1 апреленнән Казан шәһәренең азык- төлек һәм социаль туклану департаменты 6 балалар бакчасы балаларын тукландыруны эксперимент рәвешендә үз өстенә алды. Бу яңалыкның уңай яклары күп булды. Балалар бакчасына сыйфатлы азык-төлек тиешле вакытка китерелде, һәрбер төр ризыкка технологик карта бирелгән.1 сентябрьдән тагын 8 балалар бакчасы бу эспериментка кушылды.

- Белем бирүнең сыйфатын арттыру юнәлешендә профориентация юнәлешендәге эшчәнлек хакында ел саен сөйләнә. Әлеге эшчәнлек нәтиҗә бирәме? Районда моның өчен нәрсәләр эшләнә?
- Бүген балага белем бирү генә җитми, ә бәлки аңа булачак һөнәрен сайлау һәм тормышта үз урынын табуда ярдәм итү зарур. Статистика мәгълүматларына күз салсак, чыгарылыш сыйныф укучыларының 85 % ы югары уку йортларына керә, һәм шулардан бары тик 50 % ы гына үзе алган һөнәре буенча эшли. Кирәк булганмы соң бу югары белем дигән сорау туа. Болай килеп чыкмасын өчен әти-әниләргә баласына һөнәр юнәлешен сайлауны булышуны башлангыч сыйныфлардан ук башладык. 2015 нче елда алган 1 млн сумлык грант моңа зур этәргеч булды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучыларга үз юлларын табарга булышучы тренинг-семинарлар үткәрүнең дә файдасы зур.

Профориентацион эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген билгеләгәндә иң төп күрсәткеч - укучыларның һөнәри билгеләнешләре формалашу дәрәҗәсе. Тугызынчы сыйныфларның 65 % ы үзенә нинди һөнәр ошаганын әйтә ала. 15 % укучы бу турыда уйлаган, ләкин булачак һөнәрен әлегә сайламаган.

Димәк, барлык мәктәпләрдә дә профориентация эше тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган әле. Эшче һөнәрләр турында укучыларга белемне күбрәк бирергә, әти- әниләргә хезмәт базарында бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур икәнен төшендерергә кирәк. Бүгенге җәмгыятьтә кулы эш белгән, ягъни һөнәр иясе булган кеше үз урынын тизрәк таба, тормыш баскычыннан тизрәк күтәрелә.

Быел 11нче сыйныфны тәмамлаган 192 укучының 2се максатчан программа буенча укырга керде. Димәк, алар районга кайтачак. Калган 190 яшь белгечнең районыбызга кайтуын оешма җитәкчеләре белән бергәләп кайгыртсак иде.

- Алия Юнысовна, федераль дәүләт белем бирү стандартлары мәктәпкәчә белем һәм тәрбия процессын тамырдан үзгәртте. Бу юнәлештә район балалар бакчалары нинди үзгәрешләр кичерә?
- Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру йөзеннән республика югарылыгында беренчеләрдән тәҗрибә проекты булып Балтачның 4 нче номерлы балалар бакчасы эшли башлады. Муниципаль югарылыкта Сосна, Янгул,Чепья,Борбаш, Карадуган балалар бакчалары эшли. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә балалар мәктәпкә тулы әзерлек белән баралар. Районыбыз балалар бакчалары Россия һәм Татарстан күләмендә бара торган эксперименталь мәйданчыкларда торалар.

Кечкенә авыллардагы филиалларны балалар бакчалары белән кушу бәрабәренә районыбызда башлангыч мәктәп-балалар бакчаларыныӊ саны арту күзәтелә. Уӊайлыгы шунда, беренчедән, авылларда мәгариф учаклары сакла, икенчедән бакча белән башлангыч мәктәп арасындагы дәвамчанлык югалмый. Уку елы башына бу оешмаларның саны 16га җитә.

Зур балалар бакчаларында методист штаты һәм инглиз теле укытучылары булса, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү буенча республикада алган югарылыкны саклап калу җиңелерәк булыр иде.
- 9 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтсәгезче.
- 2017 елда гомуми төп белем бирү программаларын үзләштергән чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү 12 предмет буенча дәвам итте: рус теле, математика, тарих, физика, география, инглиз теле, җәмгыять белеме, химия, биология, рус әдәбияты, информатика, татар һәм мари, удмурт телләре. Татар теленнән бердәм республика тесты үткәрелде. 2017 елда рус теленнән кала барлык фәннәрдән дә күрсәткечләр республика күрсәткечләреннән югары. Шулай ук 2016 ел белән чагыштырганда, рус әдәбиятыннан тыш барлык фәннәрдән дә алга китеш күзәтелә. Бу уку елында аттестат алу өчен 4 фәннән имтиханннарны уңышлы тапшыру кирәк иде. 8 укучы (2,23%) аттестатсыз, көзге сынауга калды. 2016 елда 7 укучы (1,7%) иде. Бу имтиханнарныӊ объектив узуыныӊ күрсәткече буларак безне акласа да, икенче яктан, белем сыйфаты төп бурыч икәнен дә онытмаска кирәк. Математикадан уртача билге республиканыкы белән тигез (3,99), минималь бусаганы үтә алмаучылар 1,95 %. Иң яхшы нәтиҗәне Шеңшеңәр мәктәбе күрсәтсә, Куныр мәктәбенең уртача билгесе 3,38, чөнки аның 3 укучысы көзге сынауга калды. Рус теле буенча уртача билге республика күрсәткеченнән түбән, минималь бусаганы үтә алмаучылар 0,55 %. Республика күрсәткеченнән югарырак нәтиҗәне 9 мәктәп бирсә, районныкыннан түбәнне 11 мәктәп күрсәткән. Иң яхшы нәтиҗә Арбор мәктәбендә булса, Шеңшеңәр мәктәбе бу юлы иң түбән нәтиҗәне бирә.

Рус теленнән узган ел 5 укучы максималь баллны җыйган булса, быел андыйлар саны ике генә.

- Бердәм дәүләт имтиханнарының күрсәткечләре ничек?
- 2017 елда БДИ 12 фәннән үткәрелде. Мәктәпләрдә әзерлектән тыш, районда бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен ресурс үзәкләр эшләде. Быел яӊалык буларак ресурс үзәкләре 2 зонада сәләтле укучылар өчен уздырылды. имтиханнарга әзерлек йөзеннән аз эшләнмәде. Һәр айны мәктәпләрдә рус теленнән, математикадан, сайлап алу фәннәреннән сынау имтиханнары үткәрелде. Октябрь аеннан башлап сынап карау имтиханнары районда үткәрелде. Рус теленнән - 4 тапкыр, профиль дәрәҗәдәге математикадан - 6, база дәрәҗәсеннән - 4 тапкыр, сайлап алу фәннәреннән 2 шәр тапкыр имтиханнар уздырылды. Максатчан эшләвебезнең нәтиҗәсе: быел күрсәткечләребез информатика һәм инглиз теленнән кала барлык фәннәрдән дә узган елгы баллардан югарырак. Бигрәк тә зур алга китеш профильле математика (9,66), физика (6,84), химия (6,42), тарих (6,96), җәмгыять белеме (6,11), рус әдәбияты (12,1) фәннәрендә күзәтелә.

Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда информатикадан кала барлык фәннәрдән дә нәтиҗәләр югары. Ике ел бер дәрәҗәдә торганнан соӊ (47 балл), быел профиль дәрәҗәдәге математикадан уртача балл 57,52гә күтәрелде. Балтач, Карадуган, Чепья, Салавыч, Кече Лызи мәктәпләренең күрсәткечләре түбән; Иӊ яхшы күрсәткеч Нөнәгәр һәм Яӊгул мәктәпләрендә, 72 балл, иӊ түбәне Кече Лызида, 34,6 балл, аерма 37,4 балл.

- Сайлап алу фәннәренең күрсәткече нинди?
- Сайлап алу фәннәренә тукталсак, республика буенча без икенче урында торабыз. Һәр балага якын килеп, тиешле, укырга керергә мөмкинлек бирә ала торган имтиханга әзерләүгә укытучы-предметниклар нык игътибар биргәннәр. Куйган максатларына ирешкәннәр дияр идем.

Быел район мәгарифенең нәтиҗәләре куанырлык: республика рейтингында тәрбия буенча -икенче, милли мәгариф буенча - өченче, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү буенча беренче урын, югары сыйфат рейтингында 22нче урыннан 11нче урынга күтәрелә алдык. Бу уңышлар мәгариф системасында эшләгән һәр кешенең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Шуңа да һәр хезмәткәргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Ләкин әле бу чик түгел. Балтач мәгарифе һәрвакыт көчле булды. Алга таба да стратегик юнәлеш алып яңа үрләр яуларга язсын.
Хөрмәтле мөгаллимнәр!
Укытучы үз фәне өлкәсендә профессионал да, коллектив яки иҗади эшләр һәм проектларны оештыручы да, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, ярдәм кулы суза алучы, кирәк чакта киңәш бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә булырга тиеш. Әлбәттә, бу - бик җаваплы, шул ук вакытта мәрхәмәтле һәм дәвамлы хезмәт. Районыбыз укытучылары һәрвакыттагыча барлык бурычларны иҗади һәм тирәнтен хәл итәр, заман белән бергә атлар дип ышанам.

Районыбызның барлык укытучыларын, тәрбиячеләрен, укучыларын, ветераннарны һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Мөгаллимнәребезнең җаваплы хезмәтләрендә уңышлы алымнар, ижади ачышлар, күңел байлыгы, ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаиләләренә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250