Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

АЛМАЗ ХӘМЗИН БЕРЕНЧЕ ЧИРЕКНЕ ТӘМАМЛАГАЧ ИКЕНЧЕ КЛАССКА КҮЧКӘН

Алмаз Хәмзин янында Түнтәр урта мәктәбе укучылары - Таңсылу, Нәргизә, Зәлинә, Ралия.

- Исәнмесез, Алмаз абый! Сезгә бер-ике сорау бирергә мөмкинме?
- Исәнмесез. Әйе, тыңлыйм сезне.
Нәргизә:
- Сезгә үз исемегез ошыймы?
- Бик яхшы сорау булды! Әйе,миңа үз исемем бик ошый. Алмаз исеме бик күп мәгънә белдерә. Ул "көчле", "куәтле" дигәнне дә аңлата. Шулай ук Алмаз дигән кыйммәтле таш та бар бит .Дөресен әйткәндә, мина Алмас дип кушасы булганнар.Туу турында таныклык алырга баргач, Алмаз дип язып кайтарганнар. Безнең гаиләдә,бар кешегә дә "А" хәрефенә башланган исемнәр кушканнар.Үзем Алмаз, абыем Айдар. Балаларыма да шундый исемнәр куштым.
Таңсылу:
- Сез хәзер кайда эшлисез һәм аңарчы кайда эшләдегез?
- Хәзерге вакытта мин "Чаян" журналының мөхәррире булып эшлим. Аңарчы мин "Казан утлары" журналында эшләдем, мәктәптә музыка дәресләре дә укыттым. Шулай ук "Саз" ансамбленең вокал-солисты булдым. Филармониядә дә эшләдем.
Ралия:
- Сезгә үз һөнәрегез ошыймы?
- Әйе, мин үз эшемне бик яратып башкарам. Балалар белән сөйләшү, аралашу аеруча рәхәт.
Зәлинә:
- Сез җырлардан кала,тагын ниләр иҗат итәсез?
- Мин чәчмә әсәрләр дә язам. Хәзерге вакытта "Җидегән йолдыз" дигән әсәр иҗат итәм. Аннан тыш эстрада өчен юмористик хикәяләр, монологлар, пьессалар да язам. Минем шулай ук 50дән артык җырлар тупланган китапчыгым да чыкты.
Таңсылу:
- Сез мәктәптә укыганда яхшы укый идегезме, нинди билгеләр ала идегез?
- Укыганда артык көчле түгел идем. Исемдә, беренче сыйныфта укыганда беренче чирек беткәч, мин икенче сыйныфка күчтем дип белеп, икенче сыйныфка кереп утырдым. Шул вакытта миңа укытучы апалар: "Әле күчмисең бит, тагын дүрт чирек укыйсың бар", - диделәр. Шул вакытта башыма зур кайгы төште дә инде. "Әле тагын күпме укыйсы бар икән..." - дип уйладым. Яхшы, әйбәт кенә укып ятканда, Түбән Кама шәһәрендә укый башларга туры килде. Безне русча укыта башладылар. Китте көндәлектә тезелеп көн саен икешәр-өчәр "2" ле. 10нчы сыйныфта гына "4"леләр ала башладык. Ә инде унберенчедә "5"леләр дә эләгә башлады.
Нәргизә:
- Безнең кебек "журналист"ларга Сез нинди киңәшләр бирер идегез?
- Кадерле балалар, мин мондый журналистлар булуына бик шатмын. Әгәр дә сез, танылган кеше очратсагыз, куркып тормагыз! Янына килегез дә сорауларыгызны бирегез. Журналист эше ул - сораштырып, язып бару гына түгел. Кешенең эчке дөньясын да күрә, тоя белү кирәк. Гел шундый талантлы, кыю булып үсегез. Татарлыгыгызны югалтмагыз.
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Сезне тагын да көтеп калабыз. Сау булыгыз!
- Үзегезгә рәхмәт, укучылар! Сау булыгыз!
Чыганак: https://vk.com/club125831295?w=wall-125831295_65

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250